Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ягу сезонына керәбез

Котельныйлар җылылык бирергә әзер.

Район үзәгендәге күпфатирлы йортларның һәркайсында икеконтурлы котеллар куелган, шуңа күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җылылыкны үзләре теләгән вакытта куша ала.
Башка социаль объектларны җылылык белән ике котельный тәэмин итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов ике котельныйның да ягу сезонына әзер булуын билгеләп үтте. – Әлеге котельныйлар район үзәгендәге балалар бакчаларын, мәктәпләрне, хастаханәне, мәдәният бүлегенә караган биналарны җылылык белән тәэмин итә.  Бүген ике котельный да ягу сезонына тулысынча әзер, – ди Дамир Мөхәммәтдинов.
Авыллардагы балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә ягу сезонына тулысынча әзер.
Мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре дә янгын куркынычсызлыгы буенча әзерлек үтте, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Расил Фәттахов.
 – Авыл мәдәният йортлары һәм клублар карамагында газ белән ягылучы 28 котельный бар. Бүгенге көндә барлык котельныйлар да чистартылды, төтен чыгу юлларында тикшерү уздырылды, сигнализаторлар тикшерелде, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Фидания Шәймәрданова.

 Беренче чиратта балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм хастаханәгә җылылык җибәрү планлаштырыла.
Хөкүмәт карары нигезендә, һава температурасы биш көн дәвамында 8 градус җылыдан да югары күтәрелмәсә, җылылык бирелә. 

Фәридә Гайнетдинова

Римма Афзалова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев