Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Фестивальдән – диплом белән

22 июнь көнне Питрәч районының Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы П. М. Гаврилов истәлегенә “Әлбәдән” хәрби уеннар” беренче бөтенроссия фестивале узды.

Ике көн дәвам иткән чара Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның батырлыгы турында сөйләгән пролог белән башланды. Фестиваль кунаклары тарихи реконструкция комплексын, Брест крепосте фрагментын карады һәм “сугыш фрагментларын” карады. Фестиваль кысаларында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча республика чемпионаты да үтте. Анда безнең Мөслим районы командасы икенче урынны яулады һәм диплом белән бүләкләнде.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев