Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшлекле киңәшмә

Мөслим муниципаль район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.


Альберт Хуҗин узган атналарда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, киләсе атналарга билгеләнгән бурычларга тукталып үтте. Чисталык өмәләрендә катнашкан һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чыгыш ясаучылар:
1. Таттелеком эшчәнлеге буенча- Марсель Аглиев.
2. Иҗтимагый киңлекләр буенча тавыш бирү тәртибен аңлату - Илнар Сәйфиев.
3. Чисталык икеайлыгы буенча эшләнгән һәм планлаштырылган эшләр - Ирек Салихҗанов 
4. Урамнарда, паркларда агач утырту буенча - Марат Байрханов.

Шулай ук түбәндәге актуаль мәсәләләр каралды:
– Агач утырту;
- Яктырткычларны төзекләндерү;
– Электр баганаларын буяу;
- Урам исемнәре язылган табличкаларны яңарту, буяу;
– Урамнарда тора торган скамейкаларны буяу, ныгыту;
- Зиратларны чистарту;
- Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Фотолар - район администрациясенең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев