Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшлекле дүшәмбе

Мөслим муниципаль район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.

Мөслим муниципаль район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.

Альберт Хуҗин узган атнадагы эшләргә йомгак ясады. Районга күптән көтелгән компьютерлы томограф, яңа флюорограф кайту хәбәрен җиткерде. Яңа ел алды бәйрәмнәренең  башланып китүен билгеләп үтте. Яңа елга изге теләкләрен җиткерде.
Бүләкләнүчеләр:
Рәшит Кирамов – 60 яшь тулу уңаеннан район Башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде;
Мөгаллимә Сәйделова – 60 яшь тулу уңаеннан район Башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
Язилә Мәгалимова, Диләрә Шакирова – Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль - мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова  Яңа елга әзерлек һәм Яңа ел чаралары буенча мәгълүмат җиткерде. Район эчке эшләр бүлегенең Яңа ел бәйрәмнәре вакытындагы эшчәнлеге белән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Марат Дәүләтшин таныштырды.  Гадәттән тыш хәлләр бүлегенең Яңа ел бәйрәмнәре вакытындагы эшчәнлеге турында  Николай Шипков чыгыш ясады.  2022 нче елда эшләнгән эшләргә йомгак ясап, ел нәтиҗәләре белән район башлыгы  - Альберт Хуҗин таныштырды.
Моннан тыш түбәндәге актуаль мәсәләләр каралды.
• Яңа ел чараларын оешкан төстә үткәрү;
• Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге, авыр гаиләләрне игътибарда тоту;
• Янгын куркынычсызлыгына игътибар бирү;
• Күпфатирлы йортлар ихатасындагы машиналарны стоянкаларга куюны тәэмин итү;
• Кар чистартуны вакытында башкару;
• Урамнарда һәм трассаларда бозлавык булдырмау.

Фото - район администрациясе матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев