Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Егетләрне сынар чак

Республика буенча хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе старт алды. Район үзәк хастаханәсенә, поликлиникага йомышы төшкәннәр игътибар итми калмагандыр – бу көннәрдә йөрәк яздыру, кан алу кабинетларына чират торучылар күбәйде. Комиссия үтүче егетләр, әдәп саклап, чиратсыз керми торса, шәфкать туташлары аларны чакырып ала. Бу юлы унсигез яше тулган 200дән артык Мөслим егете медкомиссия тарафыннан тикшерү үтәчәк.

– Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрне чиратсыз кабул итәбез. Аларның күбесе, укуларыннан бүленеп, медицина күзәтүе узарга килә. Араларында шәһәрдән кайтучылар да бар. Бераз сабырлык күрсәтегез, зинһар. Бу атна шулай җайсызрак була инде, – дип тынычландырырга ашыкты йөрәк эшчәнлеген яздыручы Рәмилә Гайнетдинова.
Хәрби хезмәтне узу, армия сафларында булып кайту элек зур мәртәбә саналса, хәзер егетләр армиягә барудан уттан курыккандай курка. Ләкин араларында туган илне саклау ир-егетнең изге бурычы булуын аңлаучылар да бар. Кан алу кабинетындагы шәфкать туташы бер егеттән: “Каннан курыкмыйсыңмы?” – дип сорады. Егетнең җавабы кыска һәм күңелгә ятышлы булды:
– Армиягә барасы егет каннан куркып тормый инде, апа! Илне саклаучы түзем һәм куркусыз булырга тиеш!
Хәрби хезмәткә чакырылучылар армия хезмәте турында төрле фикердә. Кемнәрдер интернет челтәрендәге чәчләр үрә торырлык яңалыкларны укый да, күпертеп, икенчесенә сөйли. Кайдадыр тәртип булмаган хәрби частьләр турында мәгълүмат ишетеп, башкаларның күңеленә шик-шөбһә сала. Шөкер, илебездә тынычлык. Шундый шартларда изге бурычыңны үтәп кайтсаң, кулың чишелә дигән сүз бит! Хезмәт срогының бер генә ел булуын исәпкә алганда, егетләргә “дедовщина” кебек күренеш тә янамый.
– Армиягә барганда әти-әни үгет-нәсыйхәт бирергә ярата инде, анысы. Кайбер урында үз сүзеңне бастырып әйтә дә белергә, икенче урында дәшми дә кала белергә кирәк. Режим буенча яшәү һәм туклану, спорт белән шөгыльләнүгә күнегергә кирәк. Башта авыррак, билгеле. Ләкин хәрби хезмәт чыныктыра. Әти-әни кадерен дә нәкъ шушында аңлыйсың, – ди Мөслим егете Айрат Вахитов.
– Ничек итсәм итәм, ләкин армиягә бармыйм! Әле укыйм бит мин. Югары уку йортын тәмамлагач, магистратураларына, аспирантурасына керәм! – диде Ирек исемле егет.
Дуслары “кеше ишетмәсен” дигәндәй, аның җиңнәреннән тарткалап караса да, егет үз сүзеннән кайтмады. Мондый ямьсез күренешләргә карап кына, армиягә барырга теләкләре кимими башкаларның. 1 апрельдән башланачак язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быел җирлегебездән 25 егетнең армия сафларына алынуы көтелә. Алар Үзәк хәрби округта урнашкан хәрби частьләрдә хезмәт итәр, дип көтелә.
– Көзге чакырылышта Мөслим районыннан 35 егетебез армия сафларына озатылган иде. Армиягә китүчеләр арасында күпчелекне Тойгелде, Вәрәшбаш, Михайловка авыл җирлекләре егетләре тәшкил итте. Бу кампаниядә 7-8 егет режим частенә озатылыр, дип көтәбез. Егетләребезнең сәламәтлеге буенча күрсәткечләр югары. Армиягә озатылган егетләр арасында кире кайтучыларның булмавы да – эшчәнлегебезгә яхшы бәя. Мөслим районы Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендәге хәрби часте белән даими элемтәдә тора. Һәрбер чакырылыш саен анда барып, Мөслим егетләренең хәлләрен белеп кайту да матур традициягә әйләнде. Бүген анда 12 райондашыбыз хезмәт итә, көзге чакырылышта 5 егетебез киткән иде, – ди районның хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе урынбасары Илшат Яббаров.
Армия хезмәтен узу – ихтыярый-мәҗбүри. Ник дигәндә, кая гына эшкә барма, егетләргә иң беренче чиратта “Кайда хезмәт иттең?” дигән сорау бирәләр. Шулай булгач, качып йөрүдән мәгънә юк. Моны аңлаганнар, үзләре үк армиягә җибәрүне сорап, хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. Укуларын калдырып торып, хезмәт итәргә алынучылар да юк түгел. Егетләрнең күпчелеге диңгез флоты, десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләк белдерә.
– Бүгенге көндә сигез Мөслим егете контракт нигезендә хезмәт итә. Контракт нигезендә хезмәт итү өчен элек егетләрнең югары белемле булуы шарт иде, хәзер исә урта һөнәри яисә техник белеме булган егетләр дә контракт буенча хезмәт итә ала. Язгы чакырылышта контракт буенча хезмәт итәргә ун егетебез китәчәк, – ди Илшат Яббаров.
Язгы чакырылышта армиягә күпчелек Мөслим егетләре китәчәк икән. Казанда хәрби комиссариатта аларга,  кайсы гаскәрләргә китүләренә карап, киемнәр, телефон, барлык кирәк-яраклары булган асылмалы сумкалар бирәләр. Матур традицияне саклап, Хәрби хезмәткә чакырылучы көне үткәрү, “Мөслим йөрәге” скверында булачак солдатларны матур итеп армиягә озату да булачак. Элекке кебек әти-әни, якыннар белән дә элемтә озакка өзелми. Ни дисәң дә, телефон, интернет заманы бит! Озын-озын хатлар язу, армиягә чигүле кулъяулыклар белән озату модасы күптән онытылса да, күңелдәге сагыну, зарыгу, борчылу хисләре сүрелми. Әти-әни өчен бу вакыт бик озак уза. Көткәннәргә йөрәк парәләрен исән-сау каршы алырга, егетләргә яхшы хезмәт итеп, туган якларына әйләнеп кайтырга язсын!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев