Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Безнең киләчәк” фестивале үткәрелде (+фоторепортаж)

Районда беренче тапкыр өстәмә белем бирүнең төрле юнәлешләрен үз эченә алган “Безнең киләчәк” фестивале оештырылды.

Быел район күләмендә беренче тапкыр өстәмә белем бирүнең төрле юнәлешләрен үз эченә алган “Безнең киләчәк” дип аталган фестиваль үткәрелде. Чарада район җитәкчелеге, мәктәп директорлары,сыйныф җитәкчеләре һәм укучылар  катнашты.

Фестиваль эшчәнлеге төрле мәйданчыкларда оештырылды. Мөслим лицее ишек алдында кунакларны “Яшь юл хәрәкәте инспекторлары” отряды членнары каршы алды. Спорт мәйданчыгында яшүсмерләр  волейбол буенча осталыкларын күрсәтте. “Маршировка сәгате”,  “Театр яктылыкка, нурга илтә” проекты кысаларында башкарылган эшләр, “Экоколейдоскоп” экология хәрәкәте эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге дә тудырылды. Район мәдәният йорты фойесында мәктәпләрдә оештырылган  түгәрәкләр  күргәзмә тәкъдим иттеләр. 

Фестивальнең икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Биредә сәнгать юнәлешен үз иткүче укучылар сәләтләрен күрсәтте. “Тату сыйныф серләре – 2024” конкурсы җиңүчеләре – Мөслим лицееның 7б сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләренең чыгышларын тамашачылар алкышларга күмде. .

Район башлыгы Альберт Хуҗин әти-әни, бала һәм укытучы бергә эшләгәндә генә җиңүләргә ирешеп булганын искәртте, киләчәктә уңышлар теләде. Мәктәп тормышында үзләреннән зур өлеш керткән әти-әниләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев