Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Без бергә!" фестиваленнән ФОТОРЕПОРТАЖ

Сәнгать белән кызыксынучы балаларга сәләтләрен үстерү өчен дә, үзләрен сынап карау, күрсәтү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Нинди генә бәйгеләр юк?! Узган атнада шундый конкурсларның берсе – “Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль туры үтте.

Конкурсның максаты балаларның иҗади сәләтләрен үстерү генә түгел, ә халык авыз иҗатына, тарихи-мәдәни мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү, балаларның бу өлкәдә белемнәрен арттыру иде. Фестивальнең номинацияләре дә күптөрле: вокал (соло), халык ансамбльләре, хореография, инструменталь ансамбль, сәнгатьле уку, иҗади гаилә һәм мода театры. Җыр-биюләр дә, сәнгатьле сөйләм дә, гомумән, һәр номинация халык авыз иҗаты белән бәйле булырга тиеш. Мода театры, мәсәлән, этнографик костюм тәкъдим итәргә, биючеләр халык биюен әзерләргә тиеш иде.

Фестивальнең муниципаль этабында 350 укучы катнашты. Һәрбер номинациядә җиңүчеләр ике яшь категориясе (кечкенәләр һәм зурлара арасында) буенча билгеләнде. “Халык вокалы” номинациясендә Мөслим урта мәктәбе укучылары – “Печән өсте” керәшен халык җыры белән Диләрә Хәйруллина, “Дле-яман” әрмән халык җыры белән Наира Никогосян һәм Мөслим лиценнан “Сандугач-күгәрчен” җыры белән Илназ Муллагалиев җиңү яулады. Вокаль ансамбльләр арасында гимназиянең “Калфак” төркеменә тиңнәр булмады. Инструменталь ансамбльләрдән Мөслим урта мәктәбеннән “Веселые ребята” коллективы беренчелекне алды.

Бию төркемнәре күп һәм яңадан-яңа биюләр тәкъдим итә. “Без бергә!” фестивалендә Мөслим урта мәктәбеннән татар халык биюе белән – “Тукай егетләре” һәм рус халык биюен куйган “Тукай бизәкләре”, балалар сәнгать мәктәбеннән чечен халык биюен тәкъдим иткән “Энҗе бөртекләре” төркеме җиңүгә иреште. “Сәнгатьле уку” номинациясендә Түбән Табын интернат-мәктәбеннән Диана Легафеева һәм Михайловка урта мәктәбеннән Зарина Пученцова җиңү яулады. “Иҗади гаилә” номинациясендә Салихҗановлар (Мөслим урта мәктәбе) һәм Фәрхетдиновлар (Мөслим гимназиясе) гаиләләре җиңүче дип табылды. “Мода театры” номинациясендә Тат. Шуран мәктәбенең “Фантазия” театры беренчелекне алды. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Әлеге егет-кызлар Мөслим данын зона этабында яклау өчен Актанышка барырга әзерләнә.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев