Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Балалар – безнең киләчәк (+фоторепортаж)

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көн нәниләр өчен кызыклы уеннар, төрле чаралар белән истә кала. Районыбызда узган бәйрәмдә балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итте.

Бәйрәм “Яшьлек” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында узды. Балалар өчен оештырылган бай эчтәлекле күңел ачу чарасы Чебурашка, Былтыр һәм Шүрәле катнашындагы театральләштергән күренештән башланды. Төрле милләт вәкилләре булып киенгән балалар чыгыш ясады, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр әкият геройлары белән күмәк җыр башкарды.

– Балалар – безнең киләчәгебез, якты өметебез! Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Әти-әниләрегез сезне яратып, саклап үстерер. Туган ягыгызның чын патриотлары, мактаулы гражданнары булыгыз! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Бәйрәмне бүләкләү мизгелләре бизәде. “Балалар илне ясый” республика фестивалендә җиңүчеләр, ГТО нормативларын алтын билгегә тапшыручылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 2 июнь санында

РӘМИЛӘ СӘЛӘМОВА ФОТОСЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев