Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бәйрәм ярминкәсе (фоторепортаж)

Өлкәннәр көне уңаеннан булган бәйрәм ярминкәсе аеруча мулдан оештырылган иде. Теләгән кешегә ите дә, казылыгы да, балы да, ысланган ит тә тәкъдим ителде.

Сыер итен сатучы эшмәмәрләр нокталарыннан халык өзелмәде. Тугаштан фермер Илнур Шиһапов тана итенең килосын 480 сумнан, сыер итен 450 сумнан тәкъдим итте. Эшмәкәр Ибраһимова сыер итен 440сумнан сатты.

Акмай, башка төр продукция, кием-салым да бай ассортиментта булды. Пермь эшмәкәрләре ярминкәгә төрле агач-куак үсентеләре белән килгәннәр иде. Өлкәннәр өчен чәй өстәле дә оештырылды. Коймак, җылы чәй, бик күп тәм-томнар белән Крәш Шуран, Олы Чакмак, Вәрәшбаш, Исәнсеф авыл җирлекләре сыйлады.

Район үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп баручы ярминкәгә көне дә уңай килде.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев