Бәйрәм белән!
Төп хәбәр

Бәйрәм белән!

9 май – Бөек Җиңү көне. Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм уңаеннан котлавын җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “Илебез тарихында Җиңү көненең әһәмияте бик зур. Бу бәйрәм – тынычлык, өмет, якты киләчәккә ышаныч символы. Без каһарман сугышчыларга, фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Сугыштан соң районны, илне торгызуда күрсәткән намуслы хезмәтләре алдында баш иябез. Сугышлар кабатланмасын! Ил-көннәр – тыныч, күкләр аяз булсын!”

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан


Нет комментариев