Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бәйрәм белән!

18 ноябрь көнне районда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен зурладылар.

Бәйрәм район мәдәният йортында үтте. Чара котлауларга да, бүләкләргә дә бай булды. Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм ТР буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов катнашты.
Бәйрәм район үзешчәннәре һәм балалар коллективларының күмәк чыгышы белән башланды. Яшьләр авыл хезмәтчәннәренә дан җырлады. Район башлыгы Альберт Хуҗин ел дәвамында башкарган эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

– Районыбыз игенчеләре быел 200 800 тонна икмәк җыеп алды! Бу – безнең район тарихында рекордлы уңыш! Бөртеклеләрнең тулай җыемы буенча районыбыз республикада дүртенче урынга чыкты. Әлеге күрсәткечкә ирешүдә яңа технологияләр куллану, барлык агрочараларны технологик срокларда башкару бәрабәренә ирешелде. Бу – бик зур җиңү һәм аңа ирешү өчен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бөтен көчен куеп, көнне төнгә ялгап эшләде, – диде Альберт Хуҗин.
Соңгы елларда терлекчелекнең дә үсешкә йөз тотуы сөендерә. Мөгезле эре терлекләр саны районда 300 башка арткан. Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырышлыгы белән ел башыннан районда 16524 тонна сөт, 6189 тонна ит җитештерелде.
Сөт җитештерүдә үсеш 61 процент тәшкил итә. Ит җитештерү 3 процентка арткан. Ит җитештерүдә кошчы фермерларның өлеше зур. Район башлыгы авыл хуҗалагы тармагында эшләүче һәр эшчегә, фермерларга, инвесторларга рәхмәтен җиткерде. Район авыл хуҗалыгы тармагына күрсәткән ярдәме өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка рәхмәт белдерде.
Альберт Хуҗин “Туган як” агрофирмасы инвесторы – “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Эдуард Юнысовка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Бертөркем авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар – “Туган як” агрофирмасы механизаторы Фидаил Гыйзетдинов, “Август-Мөслим” ҖЧҖ машина йөртүчесе Марат Минһаҗев, “АвгустМөслим” ҖЧҖ тракторчы-машинисты Илмир Иксанов, “Исламов” КФХ комбайнчысы Рифгать Мөхәммәтов, “Исламов” КФХ механизаторы Искәндәр Бәдертдинов, “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативы сөт җыючылары Флера Ходжакулова һәм Эльвира Әхмәтшина, “Шәнгәрәев” КФХ кошчысы Ләйсинә Дәүләтгәрәева, “Август-Мөслим” икмәк кабул итү предприятиесе эретеп ябыштыручысы Илдус Кашапов, “Мортазин” КФХ механизаторы Илгизәр Мусин. Бертөркем райондашларыбыз – “Туган як” агрофирмасы баш агрономы Иршат Әхмәтов, “Намус” агрофирмасы әйдәп баручы агрономы Рамил Мөслимов, “Исламов” КФХ ындыр табагы мөдире Наил Габидуллин, “Исламов” КФХ ындыр табагы операторы Айдар Гәрәев, “Афзалов” КФХ механизаторы Рәис Хәйбрахманов, “Мөслим сөт комбинаты” ҖЧҖ мастеры Софья Солтанова, “Август-Мөслим” икмәк кабул итү предприятиесе хезмәткәре Илнур Закиров, “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативы машина йөртүчесе Айдар Садыйков, “Әюпов” КФХ механизаторы Нияз Галимов, “Шәнгәрәев” КФХ кошчысы Марат Галиев, “Россельхозцентр” ФДБУ филиалының район бүлеге агрономы Сәгыйдә Галиева район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

– Эш нәтиҗәләре матур. Мөслимнең һәр күрсәткеч буенча беренче бишлеккә я унлыкка керүе сөендерә. Киләчәктә матур хезмәт уңышлары телим, – диде ТР авыл хуҗалыгы министры һәм шәхсән үз исеменнән тәбрикләүләрен җиткергән якташыбыз – “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов.
Якташыбыз “Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка “Ел хәйриячесе” дипломын тапшырды. “Әюпов” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Әюпов ТР Президентының Рәхмәтенә лаек булды. Бертөркем хезмәтчәннәр ТР авыл хуҗалыгы министрының Мактау грамоталарын алды. Алар – “Туган як” агрофирмасы баш инженеры Радик Сәйфетдинов, “Мөслим сөт комбинаты” ҖЧҖ слесаре Фәнис Фәтхуллин, “Август-Мөслим” ҖЧҖ баш бухгалтеры Лилия Нуретдинова, “Август-Мөслим” ҖЧҖ баш зоотехнигы Мурат Копаснов, “Намус” агрофирмасы эш башкаручысы Гөлфия Саттарова, “Афзалов” КФХ башлыгы Марат Афзалов, “Исламов” КФХ механизаторы Фәнис Минһаҗев, “Нуретдинов” КФХ тракторчы-машинисты Юрий Григорьев, “Әюпов” КФХ тракторчысы Айрат Нәбиев, “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативы бухгалтеры Ландыш Газизова, “Шәнгәрәев” КФХ машина йөртүчесе Раил Гәрәев.

“Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Эдуард Хәсәнов, хезмәт ветераны Рөстәм Шәрипов, “Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов та хезмәттәшләренә бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде.
Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән продукциядән төзелгән күргәзмә эшләде. Кунаклар күргәзмәгә зур бәя бирде.

Римма Афзалова

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев