Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнде

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы булды.

Кичә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Бирегә бөтен республикадан аграр предприятиеләрнең хезмәт коллективлары вәкилләре җыелды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады.

ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел республикада бөртеклеләрдән 5 млн. тоннадан артык уңыш җыеп алынды. Уңыш – гектардан 36,8 ц. Шулай ук 600 мең тонна май орлыгы, 800 мең тонна бәрәңге, 260 мең тонна яшелчә, 1,8 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алу тәэмин ителәчәк. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән.

"Узган елгы корылыктан соң шундый каравай – бәяләп бетергесез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Бөртеклеләрне Арча, Тәтеш, Буа, Минзәлә һәм Мөслим районнары иң күп суктырды".

Тантаналы чарада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. "Август-Агро" идарә компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдиновка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев