Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау бара

Агрофирма һәм хуҗалыкларда бүген җаваплы чор – авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау башланды.

Авыл хуҗалыгы машиналары һәм тагылма агрегатлар ремонты төгәлләнеп, график буенча әзерлек сызыгына куелырга тиеш, ди авыл хуҗалыгы белгечләре.

– Хуҗалыклар ремонт белән беррәттән эштән бушаган техникага дефектовка үткәрү, запас частьларга заявкалар бирү белән дә мәшгуль. Тагылма жир эшкәртү, чәчү, тырма агрегатларын сыйфатлы итеп ремонтлауга һәм бөтен таләпләргә туры китерерлек итеп саклауга кую- га зур игътибар бирелә. Күп кенә хуҗалыклар киләсе ел өчен ташламалы шартларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша заявкалар да бирә. “Туган як” агрофирмасы тырма ремонтын төгәлләде инде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе белгече Гүзәл Мортазин.
Бүген районыбыздагы өч агрофирмада, өч зур фермер хужалыгы, 60лап кече фермер хуҗалыгында барлыгы 102 комбайн, 293 трактор, 32 чәчү комплексы, 1515 гади тырма һәм тырма агрегатлары, 60 традицион чәчкеч, 75 культиватор, азык хәзерләү тех- никалары һәм 3 меңгә якын бик күп төрдә агрегатлар исәпләнә.

“Туган як” агрофирмасы административ-ремонт комплексы төзелешен дә алып бара. Күпфункцияле әлеге бинада агрофирманың конторасы, ашханә, бухгалтерия урын алачак. Техника ремонты да шушы бинада башкарылачак.

– Металлоконструкция сендвич панель белән тышлана. Техника паркын тулыландырып, быелгы урып- җыю кампаниясе чорында  ике комбайн, 500әр ат көчле ургыч кайткан иде. Алдагы язгы чәчү эшләре өчен тагын ике комбайн, бер агу сибү машинасы сатып алырга планлаштырабыз.

21-23 ноябрь көннәрендә районда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюны тикшерүче республика комиссиясе эшләячәк.

– Язын басуга чыгасы техника ватылып җәфаламасын дисәң, бүгеннән үк кайгыртырга кирәк. Агрегатлар график нигезендә төзекләндерелә. Шунысы куандыра, бу эшләр һәр хуҗалыкта зур оешканлык белән бара. Агрофирма һәм хуҗалыкларда күп кенә техниканың яңа һәм заманча булуы ремонт барышын шактый җиңеләйтә. “Август- Мөслим”, “Туган як” агрофир- малары техника ремонтына елдагыча беренчеләрдән керешә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Идарә белгечләре “Исламов”, “Әюпов”, “Нуретдинов” һәм “Авзалов” хуҗалыкларының да техника ремонтына җитди каравын билгеләп үтте. Ел әйләнәсе җаваплы хезмәт башкаручы игенче-механизаторлар бу эштә дә сынатмас.

Лилия Шәймиева

Фото – “Туган як” агрофирмасы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев