Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

21 апрель - җирле үзидарәләр көне

Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Сезне Җирле үзидарәләр көне белән котлыйм. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Дәүләтебезнең бу бәйрәмне билгеләп үтүе җирле хакимият вәкилләренең хезмәтенә игътибары турында сөйли.

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Сезне Җирле үзидарәләр көне белән котлыйм. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Дәүләтебезнең бу бәйрәмне билгеләп үтүе җирле хакимият вәкилләренең хезмәтенә игътибары турында сөйли.

Кешеләрнең гозер-үтенечләрен тыңлау, аларны борчыган мәсьәләләрне чишү зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Бүгенге көндә 19 авыл җирлеген берләштергән районыбызда да халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң алгы планга куела. Дәүләт программалары ярдәме белән районыбызда социаль-мәдәни көнкүреш объектлары файдалануга тапшырылды, юл инфраструктурасы һәм урам яктырту системасы модернизацияләнде, парклар һәм скверлар төзекләндерелде, ял итү урыннары булдырылды, яңа торак йортлар сафка басты.

Үзара салым буенча кабул ителгән дәүләт программасының районда уңышлы эшләве дә мактауга лаек. Моның нәтиҗәсе буларак, Мөслимебез һәм авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрә, аларда яшьләребезгә яшәү, эшләү һәм балалар тәрбияләү өчен шартлар булдырыла. Һәр тармакта эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру, социаль-икътисади хәлне яхшырту, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү җирле үзидарә җитәкчесеннән һәм хезмәткәрләреннән киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык сорый.

Хөрмәтле коллегалар! Районыбызның матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаган, халыкка яшәү өчен уңайлыклар тудыруга омтылган өчен җирле үзидарә органнары ветераннарына, авыл җирлеге башлыкларына, хезмәткәрләренә һәм халыкка чын күңелдән зур рәхмәтемне җиткерәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете, бетмәс энергия, үҗәтлек, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим.

Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр мы муслюмовцы җирле үзидарә Муслюмовский ИРЦ Мөслим матбугат үзәге