Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Халисә һәм Закирҗан кабызган йолдыз

Баек авылында гомер кичерүче Халисә һәм Закирҗан Хәмәдишиннарның бергә гомер итүләренә 66 ел тулган.

Алар икесе дә Баек авылында туып үскәннәр. Берсе – авылның югары очында, икенчесе түбән очта яшәгән. Ут кебек, гаярь Закирҗан тыйнак, сабыр Халисәне озак күзләп йөрми: “Болай күбрәк йөрсәм алып та китәрләр”, – дигән уй килә һәм озак уйлап тормый кызны алып та кайта. Быел аларның гаилә коруларына 66 ел тулган!

Чабаталы балачак

Халисә белән Закирҗан – сугыш чоры балалары. Ул чордагы барлык балалар кебек үк алар да ачлыкны, сугыштан соңгы авыр вакытларны үз җилкәләрендә татыганнар.

– Без гаиләдә тугыз бала үстек, – дип сөйли Закирҗан Хәмәдишин. – Әнкәйгә бик авыр булгандыр инде: беребездән-беребез бәләкәй бит. Ул вакытта балалыгым белән аңлап бетермәгәнмен. Мин 10 яшьтә үк чабата үрергә өйрәндем. Авыл янәшәсендә генә урман, чималны шуннан алып кайтам. Анысын да күрсәтмәскә кирәк бит, урманнан бер чыбык та алырга ярамый иде. Атна буе чабата бәйлим дә ял көнендә Кәчти  базарына сатарга китә идем.

Сүзгә Халисә апа да кушыла:

– Ул чордагы ачлыкны, авырлыкларны сөйләп бетерә торган түгел. Хәерчелек, кияргә кием юк. Аягыңа чабата эләксә, үзеңне иң бай кеше дип хис итәсең. Әнкәйләр таңнан эшкә чыгып китә, дөнья көтү без балалар өстендә кала. Нишлисең, чоры, заманасы шундый иде. Шулай да үстек, эшкә нык булдык, һәрвакыт хәләл хезмәт белән көн күреп яшәдек! 

Баштарак әнисенә ярдәм итеп йөрсә, соңрак Халисә үзе дә колхозда аерым төркем алып сыерлар сава башлый. 

Ә Закирҗанны 16 яшендә ФЗӨга укырга җибәрәләр. Авылдан дүрт егет китә алар. Укулар ун айдан бер елга кадәр дәвам иткән. Уку төгәлләнгәч, Себер якларына эшкә китә егет.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 елның 2 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев