Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Күкләрдә язылган мәхәббәт

«Бәхетебезгә күзләр тимәсен», - ди Метрәй авылында яшәүче Гөлназ һәм Рәзил Ярмөхәммәтовлар

Гөлназ һәм Рәзил мәхәббәте алдан ук күкләрдә язылган кебек. Нинди була ул күкләрдә язылган мәхәббәт? Аның үзгә бер төсе яки кагыйдәсе бармы? Гөлназ белән Рәзилнең үзләреннән белешик.

Балаларым – ике канатым

Тормыш иптәше Рәкыйп абыйны югалткан көннәрдә Фирая апага  алга таба яшәргә ике баласы көч бирә. “Ничек дөньяны алып барырмын? Балаларымны ничек үстерермен?” дип уйлый ул. Ярый әле янәшәсендә әти-әнисе була.

– Ул вакытта Рәзиләм 3 сыйныфта укый, ә Рәзилгә нибары 1 яшь тә 2 ай гына иде. Терлекләребез бар. Йортыбыз бәләкәй. Хәзерге көндәге мөмкинлекләр юк иде ул чорда. Ялгыз калсам да, терлекләрне бетермәдек. Әти-әнием, абыем Дамир, апаларым Фәния һәм Дамира гаиләләре ярдәм иттеләр. Печән, утын әзерләргә дә, ихатаны карарга да алар булышты. Бик зур рәхмәт аларга! – дип искә ала ул көннәрне Фирая апа.

Фирая апа Метрәй балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Бакчада 35 елга якын хезмәт куя ул. Метрәй авылында күп балаларны кулларын юарга, калак тотып ашарга өйрәткән “матур апа” ул.

– Балалар бакчасы коллективы бик тату һәм дус булды. Син ялгыз дип беркайчан да читкә какмадылар, миңа бик нык терәк булдылар. Бер-беребезне хөрмәт итеп эшләдек һәм яшәдек. Матур итеп эшли дә, ял да итә белдек, – ди Фирая апа.

Авырлык килде дип гомер агышы тукталмый. Балалар үсеп, кул арасына керә башлыйлар. Рәзилә белән Рәзил Фирая апаның ике канаты була. Рәзил кечкенәдән үк һәр эшне үзе башкарырга, үзе тотып эшләргә гадәтләнә. Укучыларының өйләренә килгән укытучылар да Рәзилнең төгәл, чиста булуына соклана. “Тип-тигез шакмак итеп өелгән тиресне күреп: “Фирая апа, сездә ир-ат та юк инде, кем өя бу тиресне шушы кадәр оста итеп?” – дип сорыйлар иде. “Кем булсын, Рәзил эшли!” – дип җавап бирә идем.

Рәзилә белән Рәзил бер-бер артлы мәктәп тәмамлап, укуларын алга таба дәвам итә. Казанга юл тота алар. Анда Дамира апалары укырга керергә дә ярдәм итә, балаларны әниләре кебек кайгыртып яши. Рәзилә – шәфкать туташы, Рәзил эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә.

– Шөкер, балаларым беркайчан да йөземә кызыллык китермәделәр. Миңа алар өчен борчылырга, кызарырга туры килмәде. Икесе дә тормышта үз юлларын таптылар, гаилә корып, матур итеп гомер итәләр. Рәзилем, ир-атка кирәкле бар һөнәрне дә белә. Йортыбызда күп эшләрне үзе башкарды, – ди балалары өчен ихластан горурланып Фирая Ярмөхәммәтова. Авырлыктан соң җиңеллек килә, диләр. Авырлыкларга бирешмичә, горур атлап үткән Фирая ханымның тормышы бүген оҗмахка тиң.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 5 июль санында укыгыз.

Фото – Ярмөхәммәтовларның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев