Гаилә елында беренче бала
Россиядә Гаилә елы

Гаилә елында беренче бала

8 гыйнварда Самат һәм Резеда Муллагалиевлар гаиләсендә туган.

Гаилә елында Мөслим ГХАТ бүлегендә теркәлгән беренче бала Әдилә 8 гыйнварда Самат һәм Резеда Муллагалиевлар гаиләсендә туган. Ул  - Муллагалиевлар гаиләсендә икенче бала, олы кызлары Әминәгә 4 яшь. 

"Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова гаиләне бәхетле вакыйга белән котлады һәм бүләкләр тапшырды", - дип хәбәр итәләр Мөслимнең ГХАТ бүлегеннән.

Фото - Мөслимнең ГХАТ бүлегеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев