Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Кызлар янына - кызлар

Ибраһимовлар гаиләсендә икеләтә куаныч - ике кыз янына тагын ике кыз алып кайталар.

Ләйсән һәм Илшат Ибраһимовлар – дүрт кызның яраткан әти-әниләре.  Игезәк кыз сеңелләре тууга аеруча апаларының сөенечләре чиксез булган. Гаиләне бала туу шатлыгы белән район башлыгы Альберт Хуҗин да тәбрик итеп, Мактау грамотасы, истәлекле бүләк тапшырды. Районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова да гаиләгә җылы теләкләрен җиткерде.
Гаилә башлыгы Илшат озак вакыт “Агромастер” җитештерү компаниясендә хезмәт куя, Соңгы 5 елда ул Яр Чаллы шәһәрендәге “ЧелныАгроснаб” предприятиесендә эшли. Тормыш иптәше Ләйсән декрет ялына кадәр “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятендә кадрлар бүлеген җитәкли.
Ибраһимовларның кызлары Регинага – 15, Эльвинага –12 яшь. Алар икесе дә Мөслим гимназиясендә белем ала. 2023 елның 25 сентябрендә ир белән хатынның игезәкләре Аиша һәм Саида якты дөньяга тәүге авазларын сала. Бүгенге көндә ишле гаилә үзләренең йортларын җиткерү белән мәшгуль. Тиздән алар яңа өйләренә  күчәргә планлаштыра.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев