Казан Кремлендә Мөслимнән Шәриповлар гаиләсе хөрмәтләнде
Илсөя һәм Маис Шәриповлар республиканың иң яхшы гаиләләренә багышланган тантаналы кабул итүдә катнашты
Мәртәбәле кунаклар арасында – Мөслим гаиләсе
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә багышланган тантаналы кабул итү узды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 48 гаилә катнашты. Мөслим районы данын бу мәртәбәле чарада Илсөя һәм Маис Шәриповлар гаиләсе тәкъдим итте.
Шәриповлар — ныклы гаилә кыйммәтләрен, хезмәт сөючәнлекне, балаларга дөрес тәрбия бирүне үз тормышлары белән дәлилләгән гаиләләрнең берсе.
Ил алдындагы бурычын намус белән үтәгән
Гаилә башлыгы Маис Шәрипов — Әфган сугышы ветераны. Ул 1985 елның октябрендә Совет Армиясе сафларына алына. 1986 елның февралендә хәрби бурычын үтәү өчен Әфганстанга җибәрелә. Анда «КамАЗ» машинасында төрле юнәлешләрдә йөк ташый.
1986 елның маенда Маис Шәрипов каты яралана, клиник үлем кичерә. Кыр шартларында катлаулы операция ясалганнан соң, хәрби комиссия аны хезмәткә яраксыз дип таба. Дәвалану өчен Казан госпиталенә кайтарыла.
Госпитальдә җиде ай дәваланганнан соң, өйгә кайтырга мөмкинлек бирелә. Әмма хезмәтен тәмамлап бетерәсе килгән Маис Шәрипов, үз теләге белән, кабат армиягә китә. Калган хезмәт срогын Башкортстанның Алкино поселогындагы хәрби частьта тәмамлый.
Әфганстанда хезмәт иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен 1986 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1987–1988 елларда «От благодарного Афганского народа», «Воину-интернационалисту» медальләренә, шулай ук юбилей медальләренә һәм грамоталарга лаек була.
Бергә үрелгән гомер юлы
1990 елда Маис Шәрипов Илсөя Насих кызы белән гаилә кора. Шул вакыттан бирле аларның тормыш юллары бергә үрелеп бара.
Илсөя Шәрипова — педагог. Ул 37 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Бүгенге көндә дә һөнәренә тугры калып, Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә хезмәт куя.
Иң зур бәхет — балалар
Хезмәттә нинди генә уңышларга ирешсәләр дә, Шәриповлар гаиләсенең иң зур горурлыгы һәм бәхете — балалары.
Маис һәм Илсөя өч бала тәрбияләп үстерә. Алар әти-әниләре үрнәгендә тырыш, максатчан, тәртипле һәм тәрбияле булып үсәләр. Мәктәп елларында өчесе дә уку алдынгылары була, Мөслим гимназиясе тормышында актив катнаша.
Фән олимпиадалары, конференцияләр һәм төрле дәрәҗәдәге конкурслар — аларның һәрберсе өчен яңа мөмкинлекләр мәйданы. Балалар әлеге чараларда уңышлы чыгыш ясап, югары урыннар яулый.
«Балалар барыбер әти-әнисенә охшый»
Һәр әти-әни баласының уңышына үзенекеннән дә артыграк сөенә. Маис һәм Илсөя Шәриповлар да җәмгыятьтә үз урыннарын тапкан, үз юлларын һәм кыйблаларын дөрес сайлаган балалары белән хаклы рәвештә горурлана.
Бүген инде гаилә шактый зурайган: балалар, кияү-киленнәр, оныклар — барысы да бергә җыелып, туганлык җепләрен ныгытып яшиләр. Өйдәге һәр очрашу — үзенә күрә бер бәйрәм.
Шәриповларның гаилә тәрбиясенә карашы да гади һәм тирән мәгънәле:
«Балаларны тәрбиялим дип артык борчылырга кирәкми, иң элек әти-әнинең тәрбияле булуы кирәк. Ә балалар барыбер аларга охшаячак», — диләр Илсөя һәм Маис Шәриповлар.
Гаилә кыйммәтләренә бирелгән югары бәя
Казан Кремлендәге тантаналы кабул итүдә катнашу — Шәриповлар гаиләсенә генә түгел, Мөслим районына да зур горурлык. Аларның тормыш юлы — Ватан алдындагы бурычка тугрылык, хезмәткә хөрмәт, балаларга мәхәббәт һәм гаилә кыйммәтләрен саклауның матур үрнәге.
Шәриповлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар куанычы телибез!
Фото — Шәриповларның гаилә альбомыннан.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев