Һәр яңа таң – яңа тормыш
Луиза һәм Ренат Гариповлар шундый шигарь белән яши
Мөслим авылында гомер итүче Луиза һәм Ренат Гариповлар һәр иртәне елмаеп, Аллаһка рәхмәт әйтеп каршы ала. “Һәр аткан таңны тормышның өр-яңа битенә тиңлибез”, – диләр алар.
СМОТР КОНЦЕРТЫ КАВЫШТЫРГАН
Луиза, Мөслим гимназиясен тәмамлагач, Әлмәт сәүдә техникумында технолог һөнәрен үзләштерә һәм үзе белем алган уку йортына эшкә кайта. Ашханәгә пешекче булып урнашкан кызны Ренат төшке ашка кергәч күреп ала һәм күңел түренә: “Бу тыйнак һәм сөйкемле кыз белән якыннанрак танышырга кирәк”, – дигән уйны салып куя.
– Җылы караш белән, сүзсез генә, күзләр белән генә ярату булгандыр ул. Ренат ул вакытта 5-11 сыйныфларга география, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укыта иде. Гимназия коллективы белән дәррәү кубып смотр концертына әзерләнгәндә, репетицияләргә йөргәндә, берберебезгә гашыйк булуыбызны аңладык. Парлы биюләр безнең кулларны гына түгел, йөрәкләрне дә бер-берсенә бәйләде, – дип танышкан вакытларын елмаеп искә ала Луиза.
– Луизаны күңел кушканга тормыш иптәшем итеп сайладым. Рөстәм Миңнехановның: “Тормышта иң зур имтихан – дөрес хатын сайлау”, – дигән акыллы сүзләре бар. Мин Луизаны сайлап ялгышмадым. 8 июльдә гаилә коруыбызга 14 ел булды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – безнең өчен икеләтә бәйрәм. Тугрылык, ярату һәм хөрмәт белән еллар дәвамында сыналган мөнәсәбәтләребез алга таба да тормышыбызда зур калкан булсын иде, – ди Ренат Гарипов.
МӨСЛИМЕМ – ҖЫЛЫ БИШЕГЕМ
Ренат туган җире белән чиксез горурлана. “Кеше туып- үскән кече ватанында гына чын-чынлап бәхетле гомер итә ала”, – ди райондашыбыз.
– Мөслим лицеен тәмамлагач, Яр Чаллы педагогия институтына укырга кердем. Кечкенәдән география фәнен ярата идем, укуымны да шушы юнәлештә дәвам иттем. Дөньяның моңарчы күз күрмәгән почмакларын барып күрергә ымсындырган романтик фән белән бүген улым Самат та кызыксына. Кызыклы мәгълүматларны тормышта кулланып, җирлегебезнең һәм чит ил табигатенең үзенчәлекләрен белергә тели улыбыз. Укырга киткәндә үк әниемә: “Шәһәрне яратмыйм, Мөслимгә кайтам. Мин Мөслимне генә яратам!” – дидем. Ул вакытта күп яшьләр саланы калага алыштырды. Тик таш кала, дүрт стена арасында яшәү минем өчен түгел. Укуны тәмамлау белән, ашкынып, Мөслимемә кайттым һәм биш җиргә эш урыны сорап гариза калдырдым: район эчке эшләр бүлеге, “Авыл утлары” редакциясе, авыл хуҗалыгы, мәгариф идарәсе һәм Мөслим гимназиясенә. Биш ел гимназиядә балаларга география фәнен укыттым, күбесе шушы юнәлештә алга таба укуларын дәвам итте, – ди Ренат.
Ренат Гыймадислам улы 2017 елдан бирле район Советының аппарат җитәкчесе булып эшли. Аңа кадәр район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегендә баш белгеч булып хезмәт куйды, район Советының оештыру бүлеген җитәкләде.
Ренатны хезмәттәшләре һәм райондашларыбыз иҗади шәхес буларак та белә. Матур итеп җырлавы, моңлы тавышы белән дә таң калдыра ул. Якын кешеләренең, коллегаларының туган көннәренә атап язылган шигырьләре дә күп. “Шигырьләр күбрәк ирекле темага языла”, – ди Ренат.
БАЛА – АЛЛАҺ БҮЛӘГЕ
Гариповлар – күпбалалы гаилә. Ренат белән Луиза дүртенче мәртәбә әти-әни дигән татлы хисне кичерергә әзерләнә.
– Без гаиләдә өч бала үстек, өчебез дә бию түгәрәгенә йөрдек. Илсаф абыем, игезәгем Лениза һәрвакыт бер-беребез өчен җан атып тордык, бүген дә шулай. Гаилә коргач, өй тутырып балалар үстерәсем килде. Яшь чактан ук күпбалалы әни булырга хыялландым. Ренат та, мин дә балаларны бик нык яратабыз. Чит балаларны да үз итәбез. Шулай булмаса, балалар бакчасында эшли алмас идем. Нәниләр ихлас, самими, эчкерсез бит. Сабыйлар белән үзең дә кире кайтмас балачакка әйләнеп кайткандай буласың. Балалар да: “Апай кирәк!” – ди. Абыемның баласы тугач, бәби күреп кызыктым. Балаларны тәмләп кенә сөеп үстерергә насыйп булсын! Һәр бала үз ризыгы белән туа. Бала ул – Аллаһ бүләге, – ди Луиза.
Гариповлар гаиләсендә өч бала үсеп килә, өчесе дә бадминтон ярата. Гаилә башлыгы да бадминтон, волейбол уйнарга ярата. Гаилә эстафеталарында катнашучы Гариповлар – һәрвакыт беренче өчлектә җиңүчеләр сафында.
– Бала өчен җан атмаган әтиәни бик сирәктер. Балаларыбызның уңышларына алардан да ныграк сөенәбез. Кызларыбыз “5”ле билгеләренә генә укый. Төгәл фәннәргә тартылуларын, китап укырга яратуларын күреп куанабыз. Улыбыз Самат быел 7 сыйныфка укырга бара. Зилә – 5, Алия 3 сыйныфта укыячак. Кызларыбыз намаз укый беләләр, ислам нигезләрен тирәнтен өйрәнеп, мәдрәсәдә оештырылган укуларга да бик теләп йөриләр. Әниләре биш вакыт намаз укый. Аның изге теләкләре, догалары безне һәрвакыт саклап йөртә, дип уйлыйм, – ди Ренат.
ТӘМЛЕ РИЗЫК – ХӘЛӘЛ
Луиза Мөслимнең “Миләшкәй” балалар бакчасында пешекче булып эшли. Ризык әзерләүгә осталыгы кечкенәдән килә. 5 сыйныфта укыганда, ул әнисен төрле ризыклар пешереп сөендерә.
– Ир-атның йөрәгенә юл – ашказаны аша, дип белми әйтмиләрдер. Чисталык, пөхтәлек хакимлек иткән, тәмле ризык исләре килгән өйгә кайтасы килеп тора. Кияүне бер күрүдә ошаттым. Кызым Луиза белән тиң килгән алар! Ренатның акыллы, сабыр, ышанычлы, төпле булуына сөенеп туя алмыйм. Ачык йөзле, киң күңелле, рәхәтләнеп сөйләшә торган, соравын турыдан бәреп сорый торган кеше ул. Үзләре җиткергән тормышта бәхетле булып, сәламәтлеккә тиенеп яшәргә, алга таба итәк тутырып оныклар сөяргә дә насыйп булсын балаларга! – ди Суфия апа Латыйпова.
Луиза һәр эшкә ничек өлгерәдер. Туңдыргыч тутырып ярымфабрикатлар: пилмән, голубцы, манты ясап куйган. Кунакка киләм дип шалтыратсалар, Луизаның кайнар ашы әзер. Ярымфабрикатларны ул район халкына да тәкъдим итә.
– Кирәк булганда әзер торсын дип, манты, пилмәнне гел күпләп ясап куя идем. Танышлар белеп алды да: “Безгә дә кирәк, сатып алыр идек”, – диләр. Райондашларыбызга хәләл ризык әзерләп ашату идеясе туды. Башта баллы тортлар да әзерли идем, хәзер анысына җитешеп булмый. Ашаган ризыгыбыз тәмле генә түгел, хәләл дә булырга тиеш. Әзерләгән ризыкларыма сорау һәм ихтыяҗ булгач, алга таба да бу эшне дәвам итәргә уйлыйм, – ди Луиза Гарипова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 22 август саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев