Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Гаилә

Гомер – яшен сызган юл

Олы Чакмак авыл җирлеге тату гаиләләре белән үрнәк

Шуларның берсе – Гөлмаһира белән Мөхтәр Габидуллиннар гаиләсе. Олыны – олы, кечене кече итә белүче гаиләдә балалар да тәрбияле, тәүфыйклы булып үсә.

Яшендәй сызган юл

Гөлмаһира апа белән Мөхтәр абый 50 ел бергә гомер кичерә. Алтын туйларын билгеләп үткән өлкәннәрне Чакмак клубы таныштырган. Гөлмаһира апаның Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, Олы Чакмакка эшкә кайткан чагы була. Германиядә хезмәт итеп кайткан сөйкемле егет кызны бер күрүдә үзенә әсир итә. Актаныш районының Тәкмәк авылы кызы хезмәт юлын башлаган авылга килен булып төшә.

– Гомер – яшен сызган юл кебек: сизелмичә дә үтеп китә. Гомерне матур итеп үткәрер өчен тиң ярыңның сине яратуы гына җитми, аңлавы, ихтирам итүе дә мөһим. Тормыш сукмагыннан атлаганда, алҗап, артыңа борылып карагач, үкенерлек гамәлләр кылмавыңа сөенерлек булсын. Гөлмаһира минем өчен сер сыярлык сандыгым, Аллаһ насыйп иткән ярым булды, – ди Мөхтәр Габидуллин.

Гөлмаһира апа балалар бакчасында музыка җитәкчесе, бакча мөдире булып эшли. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укучыларга белем бирә. 41 ел педагогик стажы булган Гөлмаһира апа белән авылның мактаулы механизаторы Мөхтәр абый – ут белән су кебек: хуҗабикә сүзен кистереп әйтә, хуҗа эндәшми калуны, сабыр булуны өстенрәк күрә.

– Әти-әни өчен иң зур бәхет – игелекле, иманлы балалар тәрбияләү. Улыбыз гаилә корып, безнең белән бер түбә астында яшәргә теләүләрен әйткәч, Мөхтәр белән аптырап калдык. “Ничек инде яшьләрнең үзләренең генә торасы килми?! Һәркем дә кайната-кайнана белән яшәргә риза түгел бит”, – дип уйланып йөрдек. Сөенеп туя алмыйбыз: әле дә шундый карарга килгәннәр! Бергә гомер итү бик рәхәт бит ул! Түгәрәк табын артында сөйләшә-серләшә чәй эчүләре генә дә ни тора?! – ди Гөлмаһира Габидуллина.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 30 апрель саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев