Зәңгәр экран сайлау серләре
Иң яхшы экран дип белгечләр 8К мөмкинлекле экранны атыйлар
Телевизорның тавышы. Телевизорның тавышы, әлбәттә, анда урнаштырылган тавыш көчәйткечләргә һәм аларның санына бәйле. Әгәр дә зәңгәр экраныгызның тавышын тагын да күтәрәсегез, яңгыравыклы һәм көчлерәк итәсегез килсә, колонкалар тоташтырырга яки берничә динамиклы акустик система урнаштырырга кирәк. Әмма телевизорыгызда аларны тоташтыру өчен урыннар булмаса, мондый колонкаларны тоташтырып булмый.
Тавыш. Тавышның көчлелеге кино сөючеләр һәм көчле тавыш яратучылар өчен мөһим. Әгәр телевизорыгызны аш бүлмәсендә эшләгәндә карау өчен алырга уйлыйсыз икән, аның тавышы көчле булу әллә ни мөһим булмас. Телевизор сайлаганда, бүлмә үлчәмен дә истә тотарга кирәк. 18-20 квадрат метрлы кунак бүлмәсе өчен 80 Вт егәрлеге булган телевизор сайларга тәкъдим ителә. Мәйданы 20-22 квадрат метр булган залда 120 Вт куәтле техника урнаштыру яхшырак. 16 квадрат метрга кадәр булган стандарт торак бүлмәләр өчен 50 Вт җитәчәк.
Телевизор сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Нинди генә җиһаз сайлаганда да барлык сатып алучыларның да теләгенә туры килә торган универсаль вариант сайлау мөмкин түгелдер, мөгаен. Бу шулай ук телевизорларга да кагыла. Хәтта сатып алу залында җиһазны эшләтеп караганда уңайлы булып тоелган һәм ошаган экранның да, яшәү урынына кайтып урнаштыргач ниндидер туры килеп бетмәгән мөмкинлекләре ачыкланырга мөмкин. Шуңа күрә дә, телевизор моделен сайлаганда, үзегезнең әлеге экранны кайда урнаштырачагыгызны һәм аны караганда куелачак таләпләрегезне аермачык билгеләргә кирәк.
Фото: ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев