Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тукранбашның (клевер) файдасы бик күп

Тукранбаш (клевер) үләненең 7 төп дәвалау үзенчәлеге

Сөякләрне нык тота:
болын клеверы изофлавоннар белән баетылган, алар минералларның сөякләрдән юылуын һәм сыну куркынычын киметә.

Шикәр диабеты белән көрәшә:
ул кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә, II типтагы шикәр диабеты барлыкка килүен кисәтә.

Менопауза билгеләрен җиңеләйтә:
клевер экстрактын кабул итү менопауза җиткәннән соң, хатын-кызларның гомуми торышында уңай чагылыш таба. Үсемлек әлеге чорның төп симптомнарын җиңеләйтә.

Тире һәм чәч торышын яхшырта:
клевер экстракты - тиренең тышкы өлешен яхшырту һәм пеләшләнү белән көрәшү өчен нәтиҗәле чара.

Йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлегенә булыша: үсемлек кандагы холестерин дәрәҗәсен киметә һәм гипертония авыруын профилактикалауны тәэмин итә.

Арыганлыкны бетерә һәм йокыны яхшырта:
клевер йокысызлыктан интеккәндә һәм психик-эмоциональ талчыгу булганда ярдәм итә.

Симерү куркынычын киметә: клеверның диетага өстәлүе ябыгырга һәм симерүне профилактикалауга ярдәм итә.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев