Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Сыйфатлы ризык сайлыйбыз

Кибеттә азык-төлек сайлаганда иснәп карагыз

Базардагы сатучылар яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне кисәкләргә бүлеп, авыз итәргә тәкъдим итә. Кибетләрдә мондый мөмкинлек юк. Тәмле һәм сыйфатлы азык-төлек алыр өчен кайбер хәйләләрне белү мөһим.

Көндезге һәм төнге һава температура төрле булганда яшелчәләр идеаль булып үсә алмый. Кыярлар кәкре булса, алар Төркиядә түгел, үзебезнең илдә үскән була. Димәк, аларны өлгергән килеш җыйганнар!

Кыярның саргаюы аның артык өлгергән булуын яки нитратлар күп булуын күрсәтә. Куе яшел төстәге кыярлар да шундый ук сигнал бирә. Иң яхшысы – саргылт-яшел кыярлар. 

Тип-тигез, шома, матур помидорлар да “яхшы” дигән сүз түгел. Помидорның исе мөһим. Помидордан һәм аның сабакларыннан үзенә хас ис килмәсә, ул сусыл да, тәмле дә булмаячак. Тотып караганда, помидор йомшак, әмма тыгыз булырга, сабагы сары булмаска тиеш. 

Авокадоны сайлау авыррак. Ул таш кебек каты булмаска тиеш. Караңгы көрән төстәге сабак – артык җитешкән авокадо билгесе. Яшел сабаклы авокадо өлгереп бетмәгән була. Мондый авокадоны курыкмыйча сатып алырга һәм өйдә 2-3 көн шкафта саклап җитештерергә мөмкин.

Гөмбә алганда, аның уалмаганын, сынмаганын сайлагыз. Гөмбә яшь булганда, аның эшләпәсе астындагы пластиналар бер-берсенә бик якын урнаша. Карт гөмбәдә алар ерак була. Гөмбә ачык төстә, кара тапларсыз булсын. Эшләпәсе һәм аягы?? арасындагы элпәләр кара төстә булган яки зарарланган гөмбәне алырга киңәш ителми.

Җиләк-җимешнең дә үзенә хас исе булу мөһим. Мәсәлән, сусыл ананастан һәрвакыт баллы ис киләчәк. Әчкелтем ис – артык өлгерү билгесе. Сусыл ананаста, бармак белән басып карагач, батынкы эз барлыкка килә, ләкин ул тиз арада формасын кире кайтара. Ананасның өлгерүен яфракларыннан да аңларгап була. Яфракларның очы бераз корыган булып, очыннан тартканда, яфрак җиңел өзелсә, җимеш өлгергән дигән сүз.

Абрикос, персик һәм слива бармак белән басканда изелергә тиеш түгел. Әлеге җимешләрнең өслеге тулысынча коры булырга тиеш. 

Грейпфрутның иң авыры сусыл була. 

Төргәкләнгән җимешләрнең арттагысын сайлагыз. Кибетләрдә яңа ризыкларны арткарак куялар. Төргәк эчендә конденсат булмасын. Конденсат саклаганда һәм алып кайтканда температураның кинәт күтәрелүе һәм төшүе аркасында барлыкка килә. Мондый продукция тиз бозыла.

Карбыз сайлаганда аңа шакып карарга кирәклеген беләсездер: өлгергән карбыздан яңгыравык тавыш чыгарга тиеш. Сусыл карбыз – авыр, сабагы корыган була. Кабыгында сары таплы карбыз җирдә ятып өлгергән, тиешле күләмдә кояш нурларын җыйган дигән сүз.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев