Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Файдалы киңәшләр

Нинди теш пастасы файдалы?

Теш пастасын сайлаганда, игътибарлы булырга кирәк

Теш пасталары уртлар һәм тешләр өчен файдалы катнашмаларга бай. Алар тешләрнең сакланышын тәэмин итә. Тешләрегезне дөрес чистартасыз һәм микроэлементларга бай препаратлар кулланасыз икән, теш авырулары сезне читләтеп узар, иммунитетыгыз ныгыр, йөзегез ягымлы елмаюдан балкып торыр.

“Лакалют”, “Пародонтакс”, “Новый жемчуг с травами”, “Лесной бальзам”, “Кедровый бальзам” исемле теш пасталары теш казналарындагы чирләргә каршы уңышлы көрәшә. Тешләрне саклау максатында, авызны чайкату өчен эшләнгән махсус антисептиклар, тешләр арасын чистартучы җепләрне куллана аласыз.

Теш пастасын алганда, аның тышлыгындагы төрле төстәге сызыкларга игътибар итегез. Кара сызыклар теш пастасында химик матдәләрнең 100 процент булуын күрсәтә. Зәңгәр төс – теш пастасы составында химик матдәләрнең якынча 80 процент булуын сөйли. Андый теш пастасы, озак кулланганда, пародонтоз яки башка авыруларга китерергә мөмкин. Мондый теш пастасын кыска вакыт аралыгында, дәвалау максатларында гына кулланырга мөмкин.

Кызыл сызык – составында 50 процент зарарлы матдәләр булган теш пастасы. Ул теш уртлары белән проблемалар булган кешеләргә туры килми. Яшел сызыклар теш пастасыннан куркыныч янамавын, тулысынча натураль булуын күрсәтә. Мондый теш пастасы озак вакыт кулланырга яраклы. Әмма кайбер җитештерүчеләр, үз товарын сату өчен, паста тышлыгына яшел сызык куярга да читенсенми икән. Шуңа белгечләр, теш пастасын сайлаганда, аның составына да игътибарлы булырга чакыра. Теш пастасындагы компонентлар исемлеген игътибар белән өйрәнергә һәм теш эмаленә, авыз куышлыгына тискәре йогынты ясамый торган теш пасталары кулланырга тырышыгыз!

Теш щеткасын алганда да игътибарлы булыгыз. Уртача катылыктагы щеткалар куллану яхшырак, чөнки каты щетка тешләрнең сизгерлеген арттырырга, зыян китерергә мөмкин.

Теш пастасын пешкән урынга бик сак кына һәм пешү белән сөртергә кирәк. Теш пастасы авыртуны гына җиңеләйтеп калмый, ә пешкән урынның кабаруын да булдырмаска һәм үлекләмәскә ярдәм итә.

Теш щеткасын 2-3 айдан артык кулланырга ярамый, шуннан соң аны яңага алыштырырга кирәк.

Теш пастасы көндәлек тормышта да ярдәм итә ала. Бу максаттан сезгә берничә лайфхак тәкъдим итәбез.

Бөҗәкләр тешләгән, киселгән урындагы авыртуны, ачытуны бетерергә теш пастасы ярдәм итәчәк. Тешләнгән урынга бераз гына теш пастасы сөртеп куйсагыз, кычыту һәм шеш кимеячәк. Киселгән урынга яки кабырчыкларга теш пастасын сөртсәгез, ул җәрәхәтне тизрәк киптерергә ярдәм итәчәк.

Тырнакларыгыз нык булсын һәм ялтырап торсын дисәгез, аларны иске теш щеткасы ярдәмендә теш пастасы белән чистартып торыгыз. Тырнакның тышкы һәм эчке ягын да чистартырга тырышыгыз.

Теш пастасының көмеш бизәнү әйберләрен чистарту сәләтенә ия булуы күпләргә мәгълүмдер. Көмеш бизәнү әйберләренә теш пастасы сөртеп төнгелеккә калдырыгыз. Иртән чиста чүпрәк белән корытып сөртегез. Ләкин энҗедән эшләнгән бизәнү әйберләрен болай чистартырга ярамый, аның бизәге бозылачак.

Фото – нейрочелтәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев