Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Файдалы киңәшләр

Микродулкынлы мич

Микродулкынлы мичнең без белмәгән функцияләре дә бар.

Бүген йортларыбызда нинди генә мөмкинлекләр, уңайлыклар юк. Микродулкынлы мич бик күпләрнең аш бүлмәсендә иң күп кулланылучы техник чара булып санала. Микродулкынлы мичтә бүген нәрсәләр генә эшләп булмый: пешереп, эретеп, кыздырып, киптереп һәм яңартып була. Мичне хәтта өйгә хуш ис чыгару өчен дә кулланырга мөмкин. 

Югарыда санап үтелгән эшләр көндәлек тормышыбызда кулланылган микродулкынлы мичнең без белгән төп уңайлыклары гына. 

Мәсәлән, конверттагы марканы куптару өчен, маркага бер-ике тамчы су тамызып, шуны 20 секундка микродулкынлы мичкә тыгып алыгыз. Бу очракта конверттагы марка ертылмыйча гына кубачак.

Савыт-саба юа торган губканы чистарту өчен, аны шулай ук юешләп 2 минутка микродулкынлы мичкә куярга кирәк. Болай эшләгәндә, андагы бактерияләр дә юкка чыгачак.

Кабы ачылган килеш дым тартып йомшарган чипсыны тиз арада үз халәтенә кайтарып була. Моның өчен аны, кәгазь салфеткага салып, микродулкынлы мичтә киптереп алырга гына кирәк.

Суганны күз яше түкмичә генә әрчисегез киләме? “Койрыклары” һәм төбе киселгән суганны 30 секунд микродулкынлы мичтә тотып алыгыз, болай эшләгәндә, күзләрегез яшьләнмәс.

Коры тәмләткеч рәвешендә кирәк булган теләсә кайсы үләнне дә микродулкынлы мичтә киптерергә мөмкин. Моның өчен аны кәгазь салфеткага салып, башта бер, аннары икенче ягын 30 секунд тотып, 2-4 минут киптерергә кирәк.

Сарымсакны җайлы гына чистарту өчен, башы киселгән килеш 15 секундка микродулкынлы мичкә тыгыгыз. Болай эшләгәндә, аның кабыгы җайлы гына әрчеләчәк.

Өсте ачык калу сәбәпле каткан ипине дә малга, кош-кортка бирергә ашыкмагыз. Юеш кәгазь салфеткага төрелгән телемнәрне микродулкынлы мичтә ун секунд тотып алсаң, ул кабат йомшарып, табын түрендә урын алачак.

Кайбер ризыкларны әзерләгәндә, мәсәлән, борчак, ногыт борчагы, ясмык кебек кузаклыларны берничә сәгать дәвамында бүрттерү сорала. Вакыт ягы чикле булса нишләргә соң? Ярма күмелерлек итеп су салып, өстенә чеметеп кенә аш серкәсе өстәгез дә ярмалы касәне 10 минутка микродулкынлы мичкә куегыз. Ярты сәгатьтән кузаклылар тулысынча бүрткән булыр.

Помидор белән шәфталу (персик) кабыгыннан җиңел генә арыну өчен, аларны ярты минут микродулкынлы мичтә тоту да җитә.  

Лимонны сыгар алдыннан аны шулай ук 10-20 секундка микродулкынлы мичкә озатырга кирәк. Болай эшләгәндә, ул аеруча сусыл булачак.

Шикәрләнгән балдан да микродулкынлы мичтә бик тиз генә яңа бал ясап була. Моның өчен балны 30 секундка мичкә куеп торыгыз. Бу очракта ул сыеклана һәм үтә күренмәлегә әйләнә.

Кызыл чөгендерне микродулкынлы мичтә пешерү өчен, полиэтилен пакетка салып, 15 минут мичтә тотыгыз. Аннары 5 минут суытыгыз да, пакетны ачыгыз. Чөгендерегез әзер булыр.

Микродулкынлы мичтә йомырка тәбәсе дә пешереп була. Тәлинкәне мичтә җылытыгыз да атланмай белән майлагыз, өстенә йомырканы сытып салыгыз. Тәлинкәне 1-3 минутка мичкә куеп торсагыз, тәбә әзер була!   

Бәрәңгене юка телемләп турап, пергамент кәгазе җәелгән тәлинкәгә тезегез дә, бераз май, тоз, тәмләткечләр сибеп мичкә куегыз. Өч минуттан бәрәңге телемнәренең кире ягын әйләндерегез. Тагын 3 минуттан чипсы әзер була.

Юылган банкаларны юеш килеш микродулкынлы мичкә зур көчәнештә 1,5-2 минут тотсаң, банкалар кыза, су кибеп бетә. Банкалар тулысынча кибеп беткәч, мичне сүндерегез. Шулай итеп банкалар стерильләштерелә һәм салатлар тутыру өчен әзер була.

Керфек буяучы тушьны җебетү, үз хәленә китерү өчен дә микродулкынлы мич ярдәм итәчәк. Тушьның капкачын ачып, микродулкынлы мичкә куегыз, янына бер стакан су да урнаштырыгыз. 10 секундтан тушегыз өр-яңа кебек булыр.

Өйгә тәмле ис чыксын өчен ваниль, корица кебек тәмләткечләрне куеп, микродулкынлы мичне 15 секунд эшләтегез. Шуннан соң өйгә хуш ис таралачак. 

Микродулкынлы мичне чистарту өчен бер савытка лимон согы сыгыгыз, лимон кисәкләрен дә шунда ук салыгыз, ярты чокыр су өстәгез һәм 3 минутка мичкә куегыз. Аннары 5 минут көтеп торыгыз һәм мичне губка белән сөртеп аласы гына кала. 

Фото – Мөслим-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев