Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кухня тастымалларын агарту

Ничек кенә юсаң да, кухнядагы тастымаллардан тапларны барыбер бетерә алмыйсың. Ә аларны юган саен ап-ак итеп күрәсе бик килә.

Тастымалларны агатуның сере бик гади: тастымалларны җебетергә саласы кайнар суга сыек май кушарга кирәк. 
Кирәк: 5 литр бик кайнар су, 1 аш кашыгы теләсә нинди коры отбеливатель, 3 аш кашыгы кер порошогы, 1 аш кашыгы сыек май. 
Зуррак ләгән яки чиләк алып, шуңа кайнар су салып, порошок, отбеливатель һәм сыек майны салып бутыйбыз. Юасы тастымалларны, сөлгеләрне шушы суга батырып куеп, су суынганчы тотабыз. Кичтән салып куеп, иртәнгә кадәр тотсаң, бигрәк тә әйбәт, әмма берничә сәгатькә генә салып торсаң да була. 
Сыек май тастымал җепләрендәге тапларны чыгарачак, порошок белән отбеливатель исә калган эшне эшләп бетерәчәк. Тастымал-сөлгеләрне судан алып, чиста суда чайкап куярга гына кала. 

Фото - Изображение от mrsiraphol на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев