Кабактан чәй ясап эчегез
Файдалы киңәшләр

Кабактан чәй ясап эчегез

Чаллыда яшәүче Гүзәл Шаһигәрәева кабакны киптереп чәй ясарга киңәш итә

Моның өчен каты кабак кирәк. Аның эчен чистартабыз да озынча итеп турыйбыз. Озынлыгы – 4-5 см, канлыгы 5 мм булырга тиеш. Кабак кисәкләрен рәшәткәгә тезеп, газ мичендә 130-140 градус эсселектә биш-алты сәгать коңгырт төскә кергәнче киптерәбез. Табага да тезәргә була, әмма аны майларга кирәкми. Газ мичен ара-тирә карап торыгыз. Бик тәмле һәм төсе дә матур чыга.

Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар

Наилә Нәбиева фотосы 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев