Кабак балы
Файдалы киңәшләр

Кабак балы

Кабак балы әзерләү өчен, өлгергән зур булмаган кабак һәм бал кирәк.

Кабакның сабак очын кисеп, орлыклары һәм җепселләрен алырга. 3-5 см тулып җитмәслек итеп бал салырга һәм капкачы белән капларга. Тутырылган кабакны 7-10 көн салкынча урында тотарга. Барлыкка килгән кабак балын чиста банкага агызырга һәм суыткычка куярга.

Кабак балы витаминнарга бай, холестеринны киметә, атеросклероздан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый, бавырны чистарта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

Көнгә өч мәртәбә, ашарга 30 минут кала, 1 аш кашыгы кабарга була. Дәвалану вакыты — 21 көн.

Софья Солтанова фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев