Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Файдалы киңәшләр

Җиләге дә, җиләге!..

Бакча җиләген хәзер кышын да табарга була. Җиләк алганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Бакча җиләге С витаминына бай. Аның 100 граммында С витаминының көнлек нормасы тупланган. Җиләк үзе дә, аның яфраклары да матдәләр алмашын һәм кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә, йокысызлыктан булыша. Составында бик күп минераллар булганга күрә, ул организмны чистарта һәм картаю процессын акрынайта, ди белгечләр. Бакча җиләге авитаминоз, йөрәк-кан тамырлары авырулары, подагра, атеросклероз вакытында ярдәм итә. 

Җиләк алырга җыенсагыз, иң элек аның төсенә игътибар итегез. Өлгергән бакча җиләге ачык кызыл төстә була. Җиләкнең карасу -кызыл төстә булуы аның бозыла башлавын яисә озак саклануын күрсәтә. Карасу-кызыл төстәге җиләкләрдә нитратлар да күп булырга мөмкин. Мондый җиләкне бер генә тапкыр һәм әз ашасагыз, бернәрсә дә булмас. Әмма аны күп итеп туңдырудан, кайнатма ясаудан сакланырга кирәк. Әгәр бакча җиләгенең очы аграк булса, бу аның өлгереп җитмәгәнлегенә ишарәли. 

Сабагы булса, җиләк сайлау җиңелрәк булачак. Бакча җиләгенең койрыгындагы яфраклар яшел төстә булырга тиеш. Бу аның күптән түгел генә җыелуына ишарәли. Яфраклар саргая башлаган икән, димәк, күптән җыелган. Җиләкнең яфрагы булмаса, аның күптән җыелуын күрсәтмәс өчен, яфракларыннан арындырган булырга мөмкиннәр. 

Җиләктәге төрткеләр кабарыбрак торса, бу җиләкнең өлгереп җитмәгәнлеген дәлилли. Төрткеләр эчкәрәк кереп торса, җиләк тулысынча өлгереп беткән дигән сүз. 

Бакча җиләген сатып алганда, аны иснәп карасагыз да начар булмас. Гадәттә, кибетләрдә җиләк сатыла торган урынга якынлашуга ук хуш исле җиләк исе килә. Мондый җиләкне алырга була. Ә өлгермәгән җиләкнең исе сизелер-сизелмәс кенә була. Әчкелтем ис килгән җиләкне алудан тыелырга кирәк, чөнки бу – җиләкнең саклану вакыты үткән, ул бозыла, башлаган дигән сүз. 

Җиләкнең зурлыгы аның сортына бәйле. Яхшы өлгергән кечкенәрәк җиләкләр файдалырак. Чит илдән китерелгәненә караганда, үзебездә үскән җиләк тәмлерәк.

Җиләк алганда, мөмкинлек булса, аңа сак кына басып карагыз. Ул таштай каты түгел, ә сыгылмалы булырга тиеш. Җиләкнең каты булуы аның өлгермәгәнлеген аңлата. Җиләк бик йомшак яки сулы түгел икән, димәк, ул артык өлгергән яки бозыла башлаган булырга мөмкин. 

Җиләк алганда, аның тышкы кыяфәтенә: киселмәгән, каралмаган, сытылмаган булуына да игътибар итегез. Җәрәхәтләнгән урыннары булган җиләк тиз чери.

Җиләк төргәкләнгән савытка, төргәккә дә күз салырга онытмагыз. Җиләк тутырылган савытның төбендә дым, изелгән җиләк суы яки күгәрек булса, алмагыз. Савыт төбендә вентиляция өчен тишем булырга тиеш. Ул җиләк тутырылган савытта дым туплануын һәм күгәрек үсешен булдырмый. Барлык җиләкләргә дә күз салырга тырышыгыз. Бер җиләктәге кечкенә генә күгәрек табы калган җиләкләрдә дә шундый ук кимчелек булуына ишарәли. Савытта аксыл, соры яки яшел төс кунган җиләкләр булырга тиеш түгел. Җиләкләрнең барысы да чиста, матур булганда, ялгышмассыз.

Яңа җыелган сыйфатлы җиләкнең тышчасында табигый ялтыравыгы була. Югарыдагы киңәшләрне тотсагыз, якыннарыгызны хуш исле һәм тәмле җиләк белән сыйлый алырсыз.

Фото – Мөслим-информ» архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев