Аяк киемнәрен сакларга өйрәнәбез
Язгы аяк киемен батареяда киптермәскә тырышыгыз, ул бик тиз сыйфатын югалтачак.
Язгы аяк киемен батареяда киптермәскә тырышыгыз, ул бик тиз сыйфатын югалтачак. Үз көенә кибүен көтәргә вакытыгыз юк икән, аяк киеменә газета яки кәгазь тастымал йомарлап тутырыгыз. Алар дымны тиз сеңдерәчәк.
Фен ярдәмендә салкын һава өрдереп киптерергә дә була, силикагель кулланырга да мөмкин.
Язгы аяк киеменең исләнүе ихтимал. Истән котылу өчен кечкенә капчыклар тегеп, аларг дөге салыгыз һәм берничә тамчы эфир мае тамызыгыз. Аяк киемен салгач, әлеге капчыкларны эченә тыгып куегыз.
Лаклы туфлиләрне язгы пычрактан һәм вакытыннан алда яргалана башлаудан гади вазелин коткара. Косметик вазелинны кул тиресенә сөрткән кебек ышкып сөртегез.
Күн перчаткалар кысса, аларны дымлы тастымал белән урап 2-3 сәгатькә тотарга кирәк. Аннан соң кулларыгызга киегез дә кипкәнче салмый йөрегез. Күн сезнең кул формасын алачак һәм уңайлы булачак.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев