Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Яшелчә, җиләк-җимешне юып ашагыз!

Тиешенчә юылмаган яшелчә, җиләк-җимешләр төрле авыруларга сәбәп булырга мөмкин

Кибет киштәләрендәге яшелчәләр бик чиста булмый, шуңа җиләк-җимешне дә, яшелчәләрне дә (башка ризыкларны да) перчатка яки пакет киеп сайларга кирәк. Кибеттән кайткач, кулларыгызны дезинфекцияләгез яки яхшылап юыгыз.

Яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләр юуның гади генә кагыйдәләре бар. Җиләк-җимешләрне җентекләп эшкәртү йогышлы авыруларны кисәтү чарасы булып тора.

Яшелчә, җиләк-җимешне кран астында су белән юып, аннан соң өстенә кайнар су сибәргә кирәк. Шуны истә тотыгыз: юылмаган яки начар юылган җиләк-җимеш, яшелчә һәм яшел тәмләткечләр эчәк инфекцияләрен һәм гельминтоз йоктыруга сәбәп булырга мөмкин. Җимешләрне һәм яшелчәләрне әйбәтләп юу мәҗбүри шарт һәм эчәк инфекцияләрен кисәтү чарасы булып тора.

Татлы тамырларны (бәрәңге, редис, кишер, чөгендер һәм тәмләткечләр) бераз җылы суда тотарга кирәк. Аннары щетка белән чистартып юарга һәм яхшылап чайкарга онытмагыз.

Кәбестәне (пекин кәбестәсе, яфраклы тәмләткечләр) салкын суда юганчы яфракларның өске катламын чистартырга кирәк.

Төсле кәбестәне су белән чайкап алганчы кечкенә кисәкләргә бүләргә һәм каралган участоклардан азат итәргә кирәк.

Яшел тәмләткечләргә аеруча игътибар бирергә кирәк. Суган, укроп, петрушка, кинза, кузгалак, салат һәм башка яфраклы һәм кыяклы тәмләткечләрне юар алдыннан тамырларыннан һәм зыян күргән яфраклардан азат итегез. Аннары аларны, аерым ботакларга һәм яфракларга аерып, салкын суга 15 минутка батырып торырга, су чистарганчы һәм төбенә ком утырганчы суны даими алыштырып торырга киңәш ителә. Шуннан соң яшел тәмләткечләрне суда яхшылап чайкагыз.

Яшелчәләрне патоген бактерияләрдән һәм микроблардан иң яхшы чистарту ысулы – 30 минут тоз һәм аш серкәсе эремәсендә тоту (1 литр суга 1 аш кашыгы тоз һәм уксус).

Алма, груша, персик, слива, абрикосны щетка ярдәмендә җылы суда юарга һәм кайнап торган су белән коендырырга кирәк.

Чистартып ашала торган җиләк-җимешләрне (мандарин, лимон, грейпфрут, банан, анар, карбыз һәм кавын) шулай ук щетка ярдәмендә җылы суда юарга киңәш ителә.

Виноградны, краннан су агызып, “душ” астында юарга тырышыгыз. Юылганнан соң суын саркытып, тәлгәшләре каты икән, аларны пычак белән бүлгәләргә кирәк. Әмма җиләкләрен берәмләп өзмәгез.

Юар алдыннан каралган, черек, зарарланган җиләкләрне өзеп ташлагыз. Җиләкләрне озаклап юарга һәм сакларга кирәкми.

Җир җиләге, чия, кура җиләге, карлыган һәм башка җиләкләрне юу өчен, җиләкләрне сөзгечкә бер катлам итеп җәеп, 5 минут су астында юарга киңәш ителә. Әнә шулай юганда, җилкәләрдәге тузан һәм ком яхшы юылачак. Аннары җиләкләргә контраст “ванна” ясарга мөмкин. Дуршлагны башта – кайнар суга (тик кайнап торган суга түгел!), аннары салкын суга тыгып, 2-3 тапкыр кабатласагыз, шактый микроблардан котылырсыз.

Җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясен, шул исәптән бакча культураларын да бары тик махсус билгеләнгән сәүдә урыннарыннан гына алырга кирәк.

 

Зөһрә Солтанова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев