Яшел чәй – яшьлек эликсиры
Азия илләрендә яшел чәйне литрлап эчәләр. Алар өчен яшел чәй озын гомер чыганагы булып санала
Яшел чәйнең кәефне күтәрүен дә онытмаска кирәк. Бу үзлеге белән ул кофедан да әйбәтрәк. Көнгә бер стакан яшел чәй эчеп, холестеринны киметеп була, дигән фикер җиткерә табиблар. Ул шулай ук кан тамырларын чистарта һәм ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта.
Яшел чәй организмнан авыр металларны, токсиннарны чыгара. Күзәнәкләр яңаруга уңай йогынты ясый, тонусны күтәрә. Аның лютеинга бай булуы күз авыруларына каршы тору үзлеген көчәйтә. Ул бөерләрне чистарту үзлегенә ия.
Яшел чәйне махсус чәй кибетләреннән сатып алырга кирәк. Иң популяр яшел чәйләр – “Матча”, “Сетя/ Сенча” дигән классик яшел чәй, “Лунцзин/ Колодец дракона”, бераз сөт тәме килеп торган “Улун” һәм “Мао Цзянь” дигән киң таралган кытай чәе.
Чәйләрне калай савытларда сакларга киңәш ителә, чөнки чәй ят исне бик тиз үзенә сеңдерә. Идеаль яшел чәй 65-70 градуста 30 секундта пешеп чыга.
Яшел чәйнең кипкән яфраклары тыгыз трубкалар кебек булырга тиеш. Пешергәннән соң яхшы сыйфатлы чәйнең яфраклары, зураеп, ачыла. Алар ачык төстә була.
Чәйдән бераз балык исе килсә, димәк, ул дөрес сакланмаган.
Яшел чәй үтә күренмәле, чиста булырга тиеш.
Яшел чәйне ач карынга эчәргә ярамый. Аны кайнар килеш түгел, ә җылы хәлдә эчәләр.
Чәйнең сыйфатын төсенә карап ачыклый аласыз. Ул ачык яшелдән караңгы яшелгә кадәр булырга мөмкин. Төсе ачыграк булган саен чәйнең сыйфаты яхшырак була.
Чәйнең сатып алган елны җыелган булуы яхшырак. Чәйне гадәттә марттан майга һәм сентябрьдән октябрьгә кадәр җыялар.
Чәйнең сыйфатын бармак белән уып карап тикшереп була. Чәй бөртекләре төерләнә икән, димәк, чәй кибеп бетмәгән. Мондый чәй озак саклана алмый. Иске булса, чәй порошок сыман уалачак.
Фольгага төрелгән эре яфраклы чәй алырга тырышыгыз. Фольга чәйне дымнан һәм кояш нурларыннан саклый.
Чәегез тәнегезгә шифа һәм сихәт бирсен!
Фото – ясалма фәһем ярдәме белән эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев