Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Ярый әле “килен” бар...

Кер юу машинасын да чистартып торыгыз

Автомат машинадан ис килә башласа, аны чистартырга вакыт, дигән сүз. Фильтрны чистартудан кала, кер юу машинасын, бераз аш серкәсе яки лимон кислотасы салып, югары температурада буш килеш эшләтеп алыгыз. Эшләмәгән вакытта, машинаның ишеген ачып, җилләтергә онытмагыз.

Суны йомшартыгыз.

Су каты булса да, керләр начар юыла, машинага юшкын утыра. Суны тикшереп карагыз әле. Үтә күренмәле шешәнең өчтән беренә су салып, берничә тамчы сыек сабын тамызыгыз. Капкачын ябып, шешәне каты итеп селкегез. Су тоныкланып, күбек барлыкка килмәсә, су каты булырга охшаган. Су каралмый калып, күбекләр күп булса, су йомшак дигән сүз. Каты суны йомшарта торган махсус порошоклар кулланырга мөмкин.

Дым һәм пычрак җыелу сәбәпле сасы ис килсә, нишләргә?

Берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Керне юып бетергәч тә алып элегез. Кер машинасында калган юеш киемнәр аркасында күгәрек, гөмбәчекләр барлыкка килергә мөмкин, бу сасы ис килүгә бер сәбәп булып тора. Керне алгач, эче кипсен өчен, кер юу машинасының ишеген ачык калдырыгыз. Техниканың порошок сала торган тартмасын, айга бер булса да, яхшылап юып, чистартыгыз. Тартмада калган порошок калдыклары бактерияләр җыелуга сәбәп була. Машинаны сода, аш серкәсе яки лимон кислотасы белән чистартырга мөмкин. Чистарткач, кер юу машинасын кипкәнче ачык тотарга киңәш ителә. Шушы кагыйдәләрне үтәсәгез, кер юу машинасыннан ис килмәс.

Юшкыннан аш серкәсе ярдәм итә.

Кер юу машинасының су җылыткычына һәм барабанына утырган юшкын ТЭН януга, электр энергиясе чыгымнары артуга һәм керләрнең начар юылуына китерә. Юшкын утырганда, 100-150 миллилитр аш серкәсен порошок сала торган бүлеккә агызып, машинаны кабызып юдырыгыз. Азактан чайкату режимын куышыгыз. Бу ысул юшкынны бетерергә ярдәм итәчәк. Аш серкәсе дезинфекцияли һәм күгәрекне дә бетерә.

Наилә Нәбиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев