Ярый әле “килен” бар...
Автомат кер юу машиналары да тәрбия сорый
Кер юу машинасы белән сак эш итәргә кирәк. Аның ватылуына күпвакыт сакчыл булмаган хуҗа гаепле. Керне дөрес юдырмасаң, автомат кер юу машинасын куллану кагыйдәләрен белмәсәң, техника тиз ватылачак.
Кирәгеннән артык күп порошок салмагыз. Порошокны күбрәк салсаң, кер агарачак һәм яхшырак юылачак дигән фикер дөреслеккә туры килми. Порошок күләме киемнең чисталыгына тәэсир итми. Күбекнең күп булуы су агу системасында киртә тудыра. Артык порошок, техникага ябышып, катып, алга таба порошокның барабан эченә төшүенә комачаулый һәм нәтиҗәдә керләр начар юыла. Кул белән юу өчен эшләнгән порошокны автомат машинада куллану да техниканың тиз ватылуына сәбәп булырга мөмкин.
Эчке киемнәрне һәм оекларны махсус капчыкта юыгыз. Эчке киемнәрне, оекларны махсус капчыкка салып юганда, алар югалмас. Бу очракта фильтр да, вак детальләр эләгеп, тыгылмас.
Кер машинасына берьюлы күп кием салмагыз. Беренчедән, кием начар юылачак. Икенчедән, эчке бакның подшипниклары эштән чыгарга мөмкин. Киемнәрне юарга салганда, кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз. Мамык һәм җитен тукымадан тегелгән киемнәр – барабанның дүрттән өч өлешен, синтетик киемнәр – яртысын, йон киемнәр барабанның өчтән бер өлешен капларлык булсын.
Фильтрны чистартырга онытмагыз. Кер юу машинасының фильтры барабанга эләгергә тиеш булмаган чүпләрне үзенә җыя. Шуңа фильтрны елына кимендә 4 тапкыр чистартырга кирәк. Машинадан начар ис килә башласа, керләр начар юылса, ешрак та чистарта аласыз.
Наилә Нәбиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев