Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яңа елны яңа киемнән каршы алыгыз

Яңа елдан һәркем яңалык һәм үзгәрешләр өмет итә. Хыяллар тормышка ашсын, киләсе ел уңышлы булсын өчен, халыкта төрле ышанулар яши

 Яңа ел кичендә яңа кием киегез, ел буе яңа киемнәрегез күп булыр.

 Елның беренче көне күңелле булса, ел буе шулай дәвам итәчәк.

 Яңа ел туганда кем дә булса төчкерсә, ел бәхетле булачак.

 Яңа ел көнендә бурычларны кайтарырга ярамый, ел буе бурычтан башыгыз чыкмас.

 Яңа ел төнендә күк йөзе йолдызлы булуны уңышка юрыйлар.

 Елның беренче көнендә авыр һәм кара эш башкарырга ярамый, ел буе ялсыз эшләргә туры киләчәк.

 Тормышны чиста биттән башлагыз: кирәге булмаган, иске-москы әйберләрдән котылыгыз.

 Яңа ел табынында ризыклар төрле һәм күп булырга тиеш. Бу киләсе елда байлык вәгъдә итә.

 Яңа елда кер юарга һәм чүп чыгарырга ярамый, моның белән сез гаилә уңышын да чыгарырсыз.

 Яңа ел кичендә сүзгә килергә, ямьсез сүзләр әйтергә ярамый. Бу Яңа елны “куркытырга” һәм уңыш сездән качарга мөмкин.

 Яңа елда курантлар сукканнан соң беренче килгән кеше елның ничек булачагын билгели дигән ышану да яши кайбер милләт халыкларында. Сәламәт, бай кеше килсә – бәхеткә. Беренче булып сез өнәп бетерми яки зарланырга ярата торган кеше килсә, яхшы әйбер көтмәгез.

 Элек шундый гадәт булган: яшьләр, Яңа елны каршы алганнан соң, өйдән-өйгә йөреп, бөтен туганнарга, күршеләргә уңыш китерергә ашыкканнар.

 Яңа ел төнендә кесәләрегез буш булмасын, югыйсә киләсе елда финанс кыенлыклары белән очрашырсыз.

 Акча җитмәүдән интекмәс өчен, Яңа елга кадәр бурычларны түләп бетерергә тырышыгыз.

 Яңа ел алдыннан урамда уенчык тапсагыз, киләсе елда гаиләгезнең тулылануын көтегез.

 Табынга ипи-тоз куярга онытмагыз. Ашамлыкка тотылган акчаны санамагыз: табын мулрак булган саен яхшырак.

 Төрле татлы җимешләр сатып алыгыз. Алар 12 төрле булсын. Һәрберсен, берәр ай исемен атап, тешләп булса да чыгарга кирәк. Бу чара киләсе ел татлы, баллы булсын өчен эшләнә.

 

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев