Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Файдалы киңәшләр

Чәчкәйләрең толым-толым

Яз һәм җәй айларында чәчләрнең торышына аерым игътибар кирәк.

Яз көне кар сулары китеп, аз гына кояш карый башлау белән хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да баш киемнәрен салырга ашыга. Яшьләрнең кайберләре, бигрәк тә үсмерләр җылы колакчыннан гына да кыш чыгарга мөмкиннәр. Чәчләрне мондый вакытта ничек сакларга? Сәламәт куе чәчле булу өчен нәрсәне истә тотарга? Бу турыда чәчтараш Айназ Яхина белән сөйләштек.

– Айназ Расиховна, салкын һәм кайнар һава чәчләрнең торышына ничек тәэсир итә? 

– Кыштан соң чәчләр стресс хәлендә була. Кызу кояш кына түгел, салкын һава, җил дә чәчләргә зыянлы. Кояш чыкты дип, шунда ук баш киемен салмау хәерле. Шул рәвешле чәч очларын артык кибүдән һәм сынып кыскарудан коткарып була. Язын организмның витаминнарга кытлыгы да чәчләрнең торышына турыдан-туры тәэсир итә. Бер курс булса да витаминнар эчеп алу организмның авыруларга каршы торучанлыгын да арттыра, чәчләрне дә ныгыта.

– Чәчләрнең үсү тизлеге ай халәте белән бәйлеме? Чәчләрне кайчан кистерү хәерле?

– Яз көне чәчләрнең очларын кистерү мөһим. Чәчне үстерәсе килгәндә, аны ай үскән вакытта кистерергә кирәк. Акрынрак үсүен теләгән кешеләргә, киресенчә, ай кимегәндә чәч кистерү яхшы. Болай эшләгәндә, чәч чыннан да акрынрак үсә.

– Сәламәт чәчләр үстерү өчен аны ничек юарга кирәк?

– Чәчләрне бик кайнар да, бик салкын да булмаган суда, чәч үсү уңаена юарга кирәк. Башны аска иеп, үсү уңаена каршы якка тартып юу шулай ук чәч төпләре өчен зыянлы. Чайкаганда да шулай. Атнага бер тапкыр, баш тиресенә массаж ясый-ясый, борыч, сарымсак экстрактлары кушып ясалган маскалар яхшы. Алар тиредәге кан әйләнешен яхшырта, шунлыктан баш тиресе кислородка, туклыклы матдәләргә туена. Ике кат юып, яхшылап чайкагач, чәчләрне табигый рәвештә үз халәтендә кул белән акрын гына тараткалап киптерү яхшы. Фен белән тизрәк киптерәсе килгән кешеләргә салкын режим кулланырга киңәш итәм. Юеш чәчне тарак белән тарау шулай ук зыянлы. Таракларның силиконнан яки сыйфатлы пластиктан эшләнгәнен сайларга тырышыгыз. Алар очсыз тормасалар да, үз бәяләрен аклый. Киптерелмәгән чәч белән ятып йоклау да чәч структурасын боза.

– Баш киеме яисә яулыкны һәрчак киеп-бәйләп йөреп булмый. Чәчләрне кызу кояш нурларыннан ничек сакларга?

– Мөмкинлек булганда, әлбәттә, чәчләрне туры кояш нурларыннан сакларга кирәк. Хәзер косметика индустриясендә җаның теләгән әйберне табып була. Махсус ясалган майларны чәчнең очына гына сөртергә кирәк. Кератинлы спрейлар да чәчләрне кызуда кибеп сынудан саклый. Организмга су да җитәрлек дәрәҗәдә керергә тиеш. Чәч бөртеге 15 процент судан тора. Җәен үлән чәйләренә, сәламәтлеккә яраса, яшел чәйгә өстенлек бирергә кирәк.

– Чәч бөртекләренең бераз коелуы табигый саналганын беләбез. Кинәт һәм бик күп коела башласа нишләргә?

– Чәч коелу – организмның бик көчле һәм кинәт булган үзгәрешләргә реакциясе ул. Мондый вакытта, әлбәттә, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Район шартларында дерматологка мөрәҗәгать итеп була, тар белгечкә бару мөмкинлеге булса, трихологка барыгыз. Ул башка белгечләргә дә җибәрергә мөмкин. Җитди сәбәпләр булмаса, төрле пилинг-маскалар да ярдәм итә ала. Составында натураль компонентлар гына булган түбәндәге маска бик күп клиентларыма ярдәм итте. 1 калак май-онез, 1 калак бал, угычтан чыгарылган бер бәләкәй сарымсак тырнагына әз кенә сыек май салып, шуны чәч төпләренә сөртәсе. 20 минутлап тоткач, чәчне гадәтләнгән шампунь белән юарга һәм яхшылап чайкарга кирәк. 

– Кайбер әниләр, бакчага илткәндә, тиз тузмасын дип, кызларының чәчләрен нык тыгыз итеп үрә. Бу зыянлы түгелме?

– Чама хисе булырга тиеш. Табигый үсү юнәлешенә каршы тарттырып җыелганда, чәч төбе дә, чәч бөртекләре дә стресс кичерә. Чәчләрне тыгыз итмичә генә үрергә, җыйганда, бик тарттырмаска киңәш ителә.

– Кайбер кешеләр чәчләрен көн саен юа. Чәчләрне нинди ешлыкта юарга ярый?

– Сыналмаган, сыйфатсыз агрессив шампуньнар кулланганда, чәч тиресендә табигый саклагыч катлам да юыла. Ә бу, организмның реакциясе буларак, себумның күбрәк бүленеп чыгуына китерә. Шунлыктан чәч бик тиз майлана. Артык кайнар су белән юганда да шулай. Чәчләрне атнага ике тапкыр юу нормаль санала. Әмма бу кагыйдә дигән сүз түгел. Һәркемнең организмы уникаль. Шампунь-бальзамнарны шуңа күрә чәч төренә карап сайларга кирәк.

– Балалар өчен махсус шампуньнар кулланырга кирәкме, олы кешеләр өчен ясалганнары да ярыймы?

– Балаларның чәч структурасы 10 яшьләргә (җитлегү чорына кадәр) формалаша. Шуңа күрә балаларга алар өчен дип ясалган махсус шампуньнар кулланырга кирәк. Мондый шампуньнарның күп өлеше сульфатсыз була, күзне әчеттерми, чәчләрне сак юа.

– Төсе чыкмасын өчен, буялган чәчләрне нинди шампунь белән юарга була?

– Буялган чәчнең төсе тиз генә чыкмасын, озаграк торсын өчен, яхшы сыйфатлы буяулар һәм агрессив ПАВлары булмаган шампуньнар куллану кирәк. Кератин белән турайтылган чәчләрне сульфатсыз шампуньнар белән юасы. Ничек кенә булмасын, сәламәт чәчләр организмның да сәламәтлек күрсәткече булып тора. Йөзегез елмаюдан балкыганда, чәчләрегез дә ялтырап, нур бөркеп торсын. Матур булыйк! 

Фото – А.Яхинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев