Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чәч коелса нишләргә?

Әгәр кинәт кенә чәчегез коела башласа, бер дә борчылмагыз. Аны ныгытуның күп төрле ысуллары бар.

Әгәр кинәт кенә чәчегез коела башласа, бер дә борчылмагыз. Аны ныгытуның күп төрле ысуллары бар.

  • 1 өлеш коньяк, 4 өлеш суган суы һәм 6 өлеш әрекмән тамыры төнәтмәсен бергә кушыгыз. Коеныр алдыннан әлеге катнашма белән чәчегезне ышкыгыз.
  • Әрекмән тамырын су белән тулы савытка салып яхшылап кайнатыгыз. Аннары суытып, сөзегез, ә тамырларын алып ташлагыз. Шуның белән чәчне көн саен чайкатып торсагыз, чәчегез дә йомшак булыр, тиз дә үсәр, кавыгы да бетәр. Әзерләр алдыннан әрекмән тамырын туңдырырга кирәк, чөнки ул җылыда чери башлый.
  • 1 аш кашыгы кастор маен 1 ампула Д витамины белән кушыгыз. Әлеге катнашманы баш тиресе кызарып чыкканчыга кадәр ышкырга кирәк. Моны 3 көн дәвамында кабатлагыз, ә 4нче көнне башыгызны 2 йомырка сарысы белән юыгыз, 1 көн үткәч тагын кабатлагыз.
  • Чәчне өй шартларында әзерләнгән әрекмән мае да (1:10 чагыштырмасында әрекмән тамырларының зәйтүн маендагы төнәтмәсе) яхшы ныгыта.
  • Шулай ук күкчәчәк төнәтмәсе дә ярдәм итә. Ул болай әзерләнә: 1 аш кашыгы чәчәккә берәр стакан су һәм серкә салып төнәтегез, аннары сөзегез. Баш тиресен  аның белән кайнар килеш ышкырга кирәк.

Фото - 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев