Белеп кулланыгыз
Тәмләткечләр кулланырга яратабыз, чөнки алар гади генә ризыкка да кабатланмас тәм бирә. Ләкин тәмләткечләрне артык күп куллану яки дөрес файдаланмау ризыкны бозарга да мөмкин
Кара борыч, яхшы тәмләткеч булудан тыш, төрле авыруларны дәвалый. Мәслән, кара борыч кушылган сары май томаудан һәм баш авыртудан ярдәм итә. Шулай ук амнезиядән, импотенциядән файдалы.
Шамбала витаминнарга, аеруча аксымга бай. Төрле ялкынсынуларга каршы кулланыла, җәрәхәтне дәвалый, тынычландыра. Шамбала, организмны чыныктыручы буларак, бала имезүче яшь әниләргә дә файдалы.
Баллы тәмләткечләр тынычландыра. Әмма аларны артык күп куллану сүлпәнлек, ялкаулык, йокымсырау тудырырга һәм ашказаны эшчәнлеген бозарга мөмкин. Шунлыктан бәрәңге, дөге, сөт кебек “баллы” ашамлыкларны җылытучы тәмләткечләр (борыч, канәфер, асафетид, имбир) белән кулланырга киңәш ителә.
Ачы тәмләткечләр организмны чистарта, шунлыктан алар аеруча файдалы санала. Алар токсиннарны, майларны чыгара, зарарлы бактерияләрне бетерә. Ризыкларга ачылыкны кумин, куркума һәм шамбала кебек тәмләткечләр бирә, тик аларны кирәгеннән тыш куллану ябыктырырга, талчыктырырга һәм башны әйләндерергә мөмкин.
Бөрештергеч тәмләткечләр тынычландыра. Әмма аларны чамадан тыш куллану төрле органнарның эшчәнлеген киметергә һәм организмны картайтырга мөмкин. Имбир белән куркума – нәкъ менә шундый тәмләткечләр.
Әчкелтем һәм тозлы тәмләткечләрне дә бик сак кулланырга кирәк. Тиешле күләмдә тозлы тәм ашказаны эшчәнлеген яхшырта, кан тамырларын чистарта, спазмнарны бетерә. Әмма аз гына артыгы да төрле авырулар кузгалуга сәбәпче булырга мөмкин. Аларны организмда тигезләү өчен кориандр, шафран, фенхель кебек суытучы тәмләткечләр кулланырга кирәк.
Үтә ачы тәмләткечләр (борыч, имбир, канәфер) хисләрне үткенәйтә һәм зиһенне ача. Организмнан май һәм су кудырта, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, бактерияләрне бетерә. Ә кирәгеннән тыш куллану талчыктырырга, ябыктырырга, ярсытырга мөмкин.
Фото – ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев