Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Белеп кулланыгыз

Тәмләткечләр кулланырга яратабыз, чөнки алар гади генә ризыкка да кабатланмас тәм бирә. Ләкин тәмләткечләрне артык күп куллану яки дөрес файдаланмау ризыкны бозарга да мөмкин

Базилик Урта Азия һәм Кавказда иң борынгы тәмләткечләрнең берсе санала. Тәмләткеч итеп аның яфрагы һәм орлыгы кулланыла. Ул кыяр, баклажан, алма маринадлауда һәм кәбестә, патиссон, гөмбә тозлауда файдаланыла. Базиликның тәме һәм хуш исе башка тәмләткечләр белән бергә тагын да яхшырак беленә. Мәсәлән, розмарин белән бергә базилик борыч исе бирә. Ә чамбыр белән базилик ризыкны әчкелтем итә. Базиликны майоран, петрушка, бөтнек һәм эстрагон белән бергә куллану яхшы.

Эстрагон – француз кухнясының яраткан тәмләткече. Безгә ул Кавказ якларыннан кергән, анда аны тархун дип йөртәләр. Ризык әзерләүдә яфрагын һәм яшь бөресен кулланалар. Үткен исле һәм ачы тәмле эстрагон аш серкәсе һәм горчица белән бергә яшелчәләр тозлаганда, маринадлаганда әйбәт тәмләткеч санала.

Кориандр – әрмән һәм грузин милләтләренең яраткан тәмләткече. Аны дөге, фасоль, борчак, яшелчә һәм ит ризыкларына өстиләр. Орлыгы колбаса һәм кондитер ризыклары әзерләүдә кулланыла. Кош ите ризыкларын тәмләндерә, кәбестә тозлау һәм маринадлау өчен яхшы.

Куркума тамыры ачык сары һәм кызыл кирпеч төсендә була. Куркума ярдәмендә дөге ризыкларына матур төс кертәләр, ул үзенчәлекле хуш ис бирә. Киемнән куркума табын бетерү бик читен, шунлыктан аның белән бик сак булырга кирәк. Ул организмда матдәләр алмашын яхшырта, канны чистарта, көчле табигый антибиотик санала.

Тимьян – бик көчле хуш исле, әчкелтем тәмләткеч. Аеруча майлы ризыкларга кушу өчен яхшы санала. Аны томалап пешерелгән иткә, котлетка һәм макарон, дөге, йомырка, тавык ашларына өстиләр. Ул ысланган ит һәм гөмбә ризыклары өчен дә кулай.

Майоран яфрагы берьюлы борыч, бөтнек һәм кардамон исен бирә. Майоранны ит, кош, помидор, кузаклы, бәрәңге, гөмбә ризыкларына кушалар. Киптерелгән майоран үләне ризыкларны нык хушландыра, шунлыктан аны аз күләмдә генә кулланырга кирәк.

Имбир – киң таралган дару үләне. Ул – салкын тигәннән, бизгәктән бик яхшы дәва. Холестеринны киметә, йөрәк һәм баш мие өчен бик файдалы. Тәмләткеч итеп ит, яшелчә, камыр ризыкларына кушыла.

Фото – ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев