Файдалы киңәшләр

Җәйге киемнәрне саклауга куяр вакыт

Киләсе җәйгә дә сөенеп кияр өчен киемне дөрес итеп сакларга кирәк

  •  Киемнәрне саклауга куйганчы һәрберсен карап, тикшереп чыгыгыз. Бер генә тапкыр киелгәннәрен дә юмыйча саклауга куярга ярамый. Кечкенә генә тап тукымага сеңеп, сез аннан котыла алмаячаксыз.
  • Юылган киемнәрне яхшылап киптерегез. Урамда, җиләс җилдә киптерсәгез, бигрәк тә яхшы.Саклауга куйган кием аз гына дымлы булса да, аннан бурсыган ис киләчәк.
  • Сәдәфләре төшкән, җөйләре сүтелгән булса, тегеп куегыз. Беренчедән, язга кадәр сәдәф югалырга мөмкин, икенчедән, киләсе елга киемне кияр вакыт җиткәч, аны тәртипкә китерергә вакытыгыз булмавы бар.
  • Трикотаж һәм стрейч тукымадан тегелгән киемнәрне, шифон яки челтәр күлмәкләрне төрелгән килеш сакларга киңәш ителә. Элгечтә трикотаж сузыла. Башка киемнең каптырмасына эләгеп, нәфис тукымадан тегелгән күлмәкнең җепләре чыгу куркынычы бар.
  • Киемнәрне рулет сыман төреп саклау отышлырак. Урынны да күп алмый, бөгәрләнүе дә азрак.
  • Көя күбәләгенең йонны гына түгел, ефәкне дә яратуын онытмагыз. Чын ефәктән булган киемнәрне саклауга куйганда көядән саклый торган препаратлар кулланырга кирәк.
  • Киемне истән саклау өчен, арасына киптерелгән лаванда яки тимьян салынган кечкенә янчыклар кыстырыгыз. Лаванда исе көядән дә саклый.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 


Нет комментариев