Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Аяк киемең уңайлымы?

Җәйге кызу көннәрдә аяк киеменең юка, йомшак булуы һәм тирләтмәве мөһим

Җәй көне күп йөрергә туры килә, шуңа уңайлы һәм ныклы аяк киеме алырга тырышыгыз. Аяк киемен сайлаганда, аның нинди материалдан эшләнүенә игътибар итегез. Кызу көннәрдә су күп эчелә һәм кичкә таба аяклар шешенә. Аяк киеме тыгыз булса, аягыгызны сугарга мөмкин.
Җәйге эсседә аякларның “сулавы” мөһим. Шуңа табигый материаллардан эшләнгән аяк киеме сайларга кирәк. Җәйге аяк киеме күннән яки текстильдән булса, яхшы. Мондый материалдан эшләнгән аяк киеме һава агымын җайга салачак һәм аякларны артык җылытмаячак, тирләтмәячәк.
Җәйге аяк киеменең табаны җиңел, сыгылмалы булырга тиеш. Табаны яссы һәм артык калын булмаса, уңайлырак. Ләкин аяк киеменең табаны артык йомшак булмасын. Ул җайлы гына икегә бөкләнә икән, димәк, аның сыйфаты начар. 
Аяк киеме артык буш булырга, аякның башы яки үкчәсе чыгып торырга да тиеш түгел. Табаны тип-тигез булмаган, аяк формасын алырлык итеп эшләнгән аяк киеме уңайлы.
Көн саен кию өчен пробка яки джуттан эшләнгән аяк киеме алмагыз. Әлеге материаллар җиңел, әмма йомшак һәм сыгылмалы түгел. Каучук, полиуретан, күннән тегелгән аяк киемнәре көн саен кию өчен оптималь вариантлар булып санала. 
Күн аяк киеме, резиннан ясалганына караганда, яхшырак. Аның аякны кыру мөмкинлеге дә азрак.
Күпләр җәй көне ачык аяк киеменнән йөрергә ярата. Мондый аяк киеме алганда, үлчәмне яланаяк киеп сайлагыз. Кроссовкалар, кедалар һәм ярымитекләрне оекбаш киеп сайларга кирәк.
Җәйге аяк киемен сайлаганда, үкчә биеклеген дә исәпкә алырга кирәк. Артык биек үкчәле аяк киеме җайсыз булачак. Аяк киеменең үкчәсе, ким дигәндә, 1,5 сантиметр булса, уңайлы. Үкчә биеклеге 4-5 сантиметрдан артмаса, яхшы. Җәйге танкеткалар, түбән платформалар да уңайлы булачак.
Җәй көне күпләр артсыз аяк киеме кияргә ярата. Әмма ортопедлар мондый аяк киеменең төрле микроблар эләктерүгә, гәүдә торышы бозылуга, аяклар авыртуга сәбәп булу ихтмалын искәртә. Мондый аяк киеме комда йөргәндә, бассейнга яисә саунага барганда гына уңайлы. Артсыз аяк киеме дөрес үлчәмдә һәм сыйфатлы булырга тиеш.
Җәй көне көндәлек кияр өчен 1-3 сантиметр биеклектәге үкчәле, ябык артлы, “сулый” торган материалдан тегелгән аяк киеме яхшы булачак. Шунысы да мөһим: аның үлчәме һәм формасы табанга туры килергә тиеш. Бу таләпкә күз йомсагыз, аяк киеме бармакларның, тырнакларның, табанның формасын бозарга мөмкин.
Җәй көне башы ябулы, кысып торган аяк киеме, синтетик тукымадан эшләнгән оек яки оекбаш кимәгез. Аяк тирләп йөрсә, микоз барлыкка килү куркынычы арта. Оекбаш киҗе мамык тукымадан тегелгән булсын, аны көн саен алыштырырга онытмагыз!

Диләрә Шакирова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев