Аяк киемен махсус кибетләрдән алу отышлырак
Кышкы аяк киемен сайлаганда, ул ясалган материалга да, аның каптырмасына да игътибар итәргә кирәк
Табигый күннән эшләнгән аяк киемендә аяклар тирләми. Мондый аяк киеме чыдам була. Күнне алыштыручы материал арзанрак. Аның да сыйфаты төрле булырга мөмкин. Ясалма күннән тегелгән сыйфатлы аяк киеме озакка җитә һәм аякларны тирләтми. Очсыз аяк киеме тирләтә һәм тиз туза. Замшадан тегелгән аяк киеме матур да, җыйнак та һәм җылырак та була. Әмма замшаны карап-чистартып тору мәшәкатьлерәк.
Эчтәге йоны табигый булса әйбәт. Төкле нигездәге йон табигый була. Нигезе тукыма булса, йон ясалма дигән сүз. Ясалма йон ялтырап тора, табигый йон исә тоныграк була.
Аяк киеменең табанына да игътибар итегез. Аның калынлыгы 1 сантиметрдан юка икән, мондый аяк киемен алмавыгыз хәерлерәк. Табаны калын булса, аяк киеме җылырак була.
Табан өчен иң кулай материал – полиуретан, резин, поливинилхлорид. Әлеге материаллар су үткәрми. Идеаль аяк киеменең табаны кытыршы булырга тиеш.
Кышкы аяк киеменең үкчәсе киң булса яхшы. Ул ныклы һәм ышанычлы булырга тиеш. Үкчәнең биеклеге 5 сантиметрдан да артмаса, йөрергә уңайлырак булыр.
Кышкы аяк киемен бер-ике үлчәмгә зурракны алырга кирәк, чөнки кысан аяк киеме белән аяклар тиз туңачак.
Аяк киеменең олтаны да мөһим роль уйный. Кышкы аяк киеменең олтаны йон булырга тиеш. Ул күннән эшләнгән икән, суыкта аның җылысы булмаячак.
Озын кунычлы аяк киеме балтырны кысып торырга тиеш түгел. Беренчедән, матур түгел, икенчедән, бу кан тамырлары өчен зыянлы.
Кышкы аяк киемен сайлаганда, калын оекбаш белән киеп карагыз. Яңа аяк киемен ике аягыгызга да киеп, йөреп карагыз. Андый мөмкинлек булмаса, аяк бармакларын селкетеп, ни дәрәҗәдә уңайлы булуын тикшерегез.
Аяк киеме беркайчан да сузылмый, ул бары тик аяк формасын гына алырга мөмкин. Шуның өстенә кысан аяк киеме белән аяклар шешенергә, сөял чыгарга мөмкин.
Кышка кимендә ике аяк киеме алырга киңәш ителә. Аяк киемнәрен чиратлаштырып, өч көнгә бер кию яхшырак.
Кышкы аяк киемен су белән юмау хәерле. Тоз утырса, аны дымлы салфетка белән сөртеп алырга була. Аннан аяк киеменә махсус спрей сиптерү хәерле. Ул аш серкәсе нигезендә ясалган булса яхшырак.
Наилә Нәбиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев