27 майда Корбан гаетен бәйрәм итәбез
Корбан чалу хикмәте һәм файдасы
Корбан чалу хикмәте һәм файдасы
Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаж түгел. Ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә.
Коръәндә язылган:
«Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер» («Хаж» сүрәсе, 37 нче аять)
Шулай ук корбан Исмагыйл кыйссасын искә төшерә, аның коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта.
Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә.
Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә, мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез.
Корбан чалу хөкемнәре һәм үтәлергә тиешле шартлар
Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамал санала. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары быел нисаб күләме 100 мең дип килештеләр. Гаиләдә артык 100 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.
Бу эшкә тотынган кешенең үз акылында, балигь булуы, сәфәрдә булмавы шарт. Әгәр дә инде мөмкинлеге
чикле икән, гөнаһ юк.
Һәр гамәлдә ният мөһим. Корбан чалу бары бер ният- Аллаһы ризалыгы өчен дип башкарыла.
Корбанга чалына торган хайваннар: сыер, үгез, буйвол, сарык, кәҗә, дөя. Калган хайваннар корбанга ярамый.
Корбанлык хайванның кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Нигездә, сарык яисә кәҗә сую хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Әгәр дә сарык ярты еллык, әмма көр һәм таза, бер еллык кебек икән, андый да ярый.
Эре мөгезле хайваннар 2 яшьлек, ә дөя 5 яшьлек булырга тиеш.
Эре мөгезле хайван, дөя бер кешедән дә, 7 кешедән дә чалына ала. Бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми.
Корбанга дигән хайванның кимчелекләрсез булуы яхшы
Түбәндәге кимчелекле хайваннар корбанга яраксыз:
Бер күзе яки ике күзе дә дөм сукыр.
Аксаклыгы берәр урынга барып җитәр өчен комачау итә.
Бер яки ике колагы да тулысынча киселгән.
Күпчелек тешләре юк.
Бер яки ике мөгезе төптән сынган.
Койрыкның ярты өлешенә яки аннан да күбрәгенә зыян килгән.
Имчәкләре юк.
Бик талчыккан хәлдә яки хәлсез.
Тумыштан колаксыз яки койрыксыз.
Көтүдәге калган хайваннарга кушыла алмаслык дәрәҗәдә котырынган.
Нәҗес (чиста булмаган ризык) белән даими тукланган.
Корбан чалу рәвеше
- Башта тыныч кына корбанны чалынасы урынга илтеп җиткерергә кирәк.
- Аннары газап кылмыйча, сул ягына яткырырга һәм башын кыйблага борып куярга.
- Вак мөгезле хайванның арткы уң аягыннан кала өч аягы да бәйләнә.
- Чаласы кеше ниятен әйтә (мәсәлән, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан Аллаһ ризалыгы өчен чалырга ниятлим), янәшәдәгеләр тәкбир әйтә.
- Шуннан “Әл-Әнгам” сүрәсенең бер өлеше укыла (162-163нче аятьләр).
Корбан итен тарату тәртибе
Итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе ярлылырга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше корбан чалдыручының гаиләсенә кала.
Чыганак: ТР МДН дәгъват бүлеге
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев