Үсәргә урын бар
ТР Инвестицион үсеш агентлыгында “Муниципаль инвестиция сәгате” узды.
Үсәргә урын бар
ТР Инвестицион үсеш агентлыгында “Муниципаль инвестиция сәгате” узды.
Проект кысаларында район башлыклары инвестицияләр өчен мөмкинлекләр, гамәлгә ашырылучы проектлар һәм бизнеска ярдәм итү чаралары турында сөйли. Мондый очрашуларда инвесторлар да катнаша. Республиканың инвестицион климат өчен җаваплы вәкилләре әңгәмә барышында туган сорауларга ачыклык кертә.
Район башлыгы Альберт Хуҗин Мөслимнең уңайлы урында урнашуы белән инвесторлар өчен кызыклы булуын ассызыклады һәм районның җирле эшмәкәрләр белән көчле булуын әйтте. Районда уртача хезмәт хакы 65 мең сум тәшкил итә. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина районның инвесторларны җәлеп итү өчен яхшы зона булуын билгеләп үтте.
– Яңа бизнес оештырганда, инвесторлар хезмәт хакының югары булмавына игътибар итә. Кечкенә районнарның башка өстенлекләре дә бар, мәсәлән, югары мобильлек, идарә итүчәнлек, – диде ул.
Район икътисадының 48,6 процентын авыл хуҗалыгы алып тора. Мөслимдә дүрт эре агрохолдинг эшли. Алар үзара көндәшлек итә, бу авыл хуҗалыгында хезмәт хакы түләүдә планканы югары тотарга мөмкинлек бирә. Районда авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 85 мең сум тәшкил итә.
2024 елда “Туган як” агрофирмасы техник киндер үстерә башлады. Бу үсемлекне эшкәртү заводын төзү идеясен бирде. Проектның күләме – 100 миллион сум. Заводны быел декабрьдә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Киндер саламыннан текстиль, целлюлоза, төзелештә һәм автомобиль сәнәгатендә кулланылучы киндер җепселләр җитештерәчәкләр, ә калдыклардан мәче бәдрәфләре өчен махсус катнашмалар ясалачак.
Альберт Хуҗин “Август-Агро” компаниясенең Татарстанга Мөслим районы аша керүен искәртте, хәзер ул республиканың башка районнарында да эшли. Талия Миңнуллина, мөслимлеләрне мактап: “Инвестор, район аша кереп, төбәктә калган икән, димәк, аны биредә яхшы кабул иткәннәр”, – диде.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 14 ноябрь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев