Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эшмәкәрлек

Мөслимдә завод ачылачак

Завод төзелешенә 120 миллион сум инвестиция кертелә.

 Фермер Дамир Шәнгәрәев 2005 елдан тавыкчылык белән шөгыльләнә. Моның өчен ул аерым ферма булдыра, махсус җиһазлар кайтарта. Нәтиҗәдә ике дистә елга якын “Шәнгәрәев” фермер хуҗалыгы күрше-тирә районнарны гына түгел, хәтта башка республикаларда яшәүчеләрне дә бройлер чебиләре, йомырка тавыгы белән тәэмин итә.
Дамир Шәнгәрәевнең “Чайка” фермер хуҗалыгы территориясендә тиздән заманча технологияләргә нигезләнгән элеватор сафка басачак. Һәрберсе 4 мең тонна ашлык сыйдырышлы ике склад, киптерү җайланмасы һәм катнаш азык җитештерүче завод төзелә биредә. Катнаш азыкның гранулалы, экологик яктан чистасы җитештереләчәк. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 19 май санында

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев