Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эшмәкәрлек

Эшкә курыкмыйча тотынырга кирәк!

Алмаз Рәхимов – кошчылык юнәлешендә эш башлаган яшь фермерларның берсе. Үз эшен башларга аңа тормыш иптәше Дания этәргеч бирә.

– Хәләлемнең фермер Ирек Хәмәдишинда эшләгән вакыты иде. Беркөнне ул: “Әйдә, Алмаз, үзебезгә эшлик әле! Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Эштән курыкмыйбыз, тәвәккәллик!” – диде. Ирек абыйдан 1 мең каз бәбкәсе алып, эш башладык. Бәбкәләр үстерү өчен Салауз-Мухан авылында иске ферма торагын арендага алдык. Анда ремонт ясап, ут, су кертеп, беренче елны бәбкәләрне шунда үстердек. Тик моңарчы беркемгә кирәк булмаган ташландык торакның, ремонтлагач, хуҗасы табылды, – дип елмая Алмаз.
Алмаз берничә кешене вакытлыча эш белән тәэмин итә, фермерга ярдәм итүчеләр дә була.

– Курыккан эш уңышлы була. Бәбкәләрне югалтуларсыз үстердек. Күз курка, аяк йөгерә дигәндәй, казларны суеп, эшкәртеп, Әлмәт, Яр Чаллы, Азнакай, Казан базарларына алып барып саттык. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел, 12 апрель санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев