Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Укулар үтте

Ел саен рамазан ае алдыннан республикада “Ислам. Беренче адымнар” дигән курслар оештырыла. Быел бу чара алтынчы тапкыр үтте.

Татарстан  мөселманнарының Диния нәзарәте Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан районыбызның Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән курсларда теләгән һәркем катнаша алды. 19 февральдән башлап атнага бер тапкыр узган очрашулар “Нәрсә ул ислам?”, “Исламның беренче баганасы”, “Намаз, тәһарәт”, “Ураза тоту һәм зәкят түләү”, “Хәләл, харам һәм хаҗ” темаларына багышланган.
– Рамазан аена аяк басабыз. Аңа һичшиксез алдан әзерләнү мөһим. Әзерлекле һәр эш хәерле, уңышлы, нәтиҗәле була. Рамазан ае безне ике яктан камилләштерә торган ай. Беренчесе – тән сафлыгы, икенчесе – калебебез, йөрәгебез белән без Аллаһка якынаябыз. Курсларда ислам диненең матурлыгын, кыйммәтен аңлаттык, намаз, ураза, зәкят турында сөйләштек. Быелгы курсларда утызга якын кеше белем алды, – ди Мөслим районы имам- мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин.
Укулар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырылган. Ир-атларга Мөслим, авыл мәчетләре имамнары дәресләр биргән, хатын-кызларны исә Вәрәшбаш авылы мөгаллимәсе Гөлсинә Сәхбетдинова укыткан. Курсларда теорияне генә түгел, намаз хәрәкәтләрен, тәһарәт алу тәртибен гамәли яктан өйрәткәннәр. 
– Мөселман биш кагыйдәне үтәргә тиеш: иман китерергә, намаз укырга, ураза тотарга, хаҗга барырга, зәкят түләргә. Укуларга уналты хатын-кыз йөрде. Шунысы куанычлы: белем алырга теләк белдерүче мөслимәләр саны елдан-ел арта, – ди Гөлсинә Сәхбетдинова. – Һәркем ураза тотарга бурычлы. Моның өчен иң элек ният кирәк. Аллаһы Тәгалә җиңеллеген биреп барчабызга да ураза тотарга язсын! 
Курсларның соңгы көнендә имам-мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте” темасына вәгазь сөйләде. Курсларда катнашучылар хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Тыңлаучыларның белемнәрен тикшерү интерактив формада узды. һәр кешегә курсларны узу хакында шәһадәтнамәләр, истәлек бүләкләре тапшырылды. Очрашу мәҗлесе Корьән ашы белән тамамланды.

Наилә Сәлахова
Наилә Сәлахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев