Шуганка авылында мәчет төзелеше дәвам итә
Барлык хезмәтләр авыл кешеләре көче белән башкарыла
Шуганка авылында мәчет төзелеше башлануы турында язган идек. "Шушы көннәрдә төзелеш өчен кызыл кирпеч һәм газобетон кайтты. Материаллар сәдака акчаларына алына. Барлык хезмәтләр авыл кешеләре көче белән башкарыла. Шуганкалылар бердәмләшеп авыл зиратын да яңа 3 үлчәмле койма белән әйләндереп алдылар", - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.
Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев