Салауз-Муханда имамнар җыелышы
Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйткән: «Дөреслектә, мөэминнәр, бер бинаның кирпечләре кебек, бер-берсен ныгытып, куәтләп торалар».
"25 гыйнвар көнне Салауз-Мухан авылы мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы узды. Коръән укып башланып киткән чараны авыл җирлеге башлыгы Илдус Шәмгунов дәвам итте. Ул җирлекнең торышы белән таныштырды. Салауз-Мухан авылы имамы Фәрид хәзрәт Гизтдинов мәхәллә эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады. Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин - ният, Фәрид хәзрәт Аитов Рамазан аена әзерлек турында вәгазьләр сөйләделәр. Соңыннан имамнар көндәлек сораулар буенча фикер алышты", - дип хәбәр итәләр безгә Җәмигъ мәчетеннән.
Фото - Мөслим мөхтәсибәте архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев